Суыксу авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Суыксу гомуми белем мәктәбенең башлангычсыйныф укучылары белән "Терроризмга - юк!! дигән мероприятие үткәрде.
Иске-Казан җәүһәрләре фольклор коллективының чираттагы җыены бик матур исем астында узды. Алар белән берлектә “Кабак бәйрәме” үткәрелде. Алдан килешенгәнчә кабактан бик күп тәм- томнар әзерләгәннәр. Бик матур табын кырып җырлашып, гөрләшеп ял иттеләр.
14 октябрь көнне Мүлмә мәдәният йорты һәм библиотека хезмәткәрләре Мүлмә гомүми белем бирү мәктәбенен башлангыч сыйнйф укучылары белэн берлектә әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Кичә "Бөтендөнья шигърият көне" уңаеннан, шагыйрь Әхмәт Юнысның 100 еллыгына багышлап уткәрелде.

21 октябрьдә бакчабызда "Игенченең хезмәт яме" дигән бәйрәм үтте. Балаларны игенче хезмәте белән таныштыруны, икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерүне, игенче хезмәтенә кызыксыну уятуны, хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куйган бу чарага республикабызның иң уңган игенчеләренең берсе Фәхриев Фәрит кунак булып килде. Бу чара балаларны презентация ярдәмендә игенче хезмәте белән таныштырудан башланып китте. Аннан соң сүз иң кадерле кунакка - яшь игенче Фәхриев Фәриткә бирелде. Ул балаларга кызыклы итеп механизатор хезмәте турында сөйләде. Фәрит республика күләмендә үткәрелгән яшь игенчеләр конкурсында Мактаулы 3 урынны яулап кайткан, авылыбызның, районыбызның иң уңган, иң тырыш игенчесе. Фәритнең улы Инсаф безнең бакчабызда йөри. Ул әтисенә "Минем әти игенче" дигән шигырь бүләк итте. Балалар икмәк, игенче хезмәте турында шигырьләр, "Чайкала иген кырлары", "Икмәк кадере" дигән җырлар, "Башаклар белән бию" башкардылар.
Авылдашыбыз Зөһрә Хәкимуллина-Хафизова туган авылы Мүлмәгә багышлап шигырь юллары иҗат итте. Шигьри юлларга үзешчән композитор Шамил Гибаев матур көй язды. "Мүлмәм" җырын беренчеләрдән булып халыкка авылыбыз җырчысы Гөлнар Мәрдәнова җиткерде. Аларга авылыбыз халкы исеменнән рәхмәт әйтәбез һәм киләчәктә зур иҗади уңышлар телибез.
Айбаш авыл җирлегендә үзара салым акчасын үзләштерү
19 октябрь көнне Олы Битаман мәдәният хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.