2018 елда Россиядә аналоглы, ягъни гадәти, электр сигналы аша эшләүче телевидение өзеләчәк дип белдерде журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, дип яза "ТАСС".
24-25 октябрь көннәрендә Россия делегациясе Сингапурда техник мәгариф институтында һөнәри мәгариф системасын өйрәнү максаты белән булды. Әлеге эш сәфәре World skills ярышларына әзерләнү кысаларында узды.
Хәзер яшәү минимумы аз булган гаиләләр бала өчен ай саен бирелә торган пособие алуга гаризане электрон рәвештә дә биреп була.
2016 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмәне бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үткәрде.
19-21 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә «Электрон киләчәккә караш» бөтенроссиякүләм конференциясе үтте. Конференция кысаларында электрон торак-коммуналь хуҗалык, IT өлкәсендә мәгариф, технопарклар үсеше темалары буенча сөйләштеләр.
Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Халык контроле” системасында “авыл хуҗалыгы” категориясе кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе хаклары буенча да мөрәҗәгатьләр кабул ителү турында хәбәр итә.
Федераль салым хезмәте хәбәр иткәнчә милек салымын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Салымнарны шулай ук электрон рәвештә шәхси кабинеттан карап була (https://lkfl.nalog.ru/lk/).
Бүген Иннополиста торак мохитне проектлау буенча I Халыкара форум башланды. Дөньякүләм танылган йөзләрчә эксперт торак төзүгә яңача караш һәм яңа стандартлар, шәһәр эчендә уңайлыклар булдыруда заманча принциплар мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Татарстанга җыелды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды, анда ИТ-компанияләрнең 6 проекты каралды, инвестицияләрнең гомуми күләме 474,93 млн. сум тәшкил итә.