Татарстан Республикасы вәкилләре «Электрон киләчәккә караш» конференциясендә катнашты

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

19-21 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә  «Электрон киләчәккә караш» бөтенроссиякүләм конференциясе үтте. Конференция кысаларында электрон торак-коммуналь хуҗалык, IT өлкәсендә мәгариф, технопарклар үсеше темалары буенча сөйләштеләр.

Конференция эшендә РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та катнаша. Татарстан Республикасын конференциядә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбаракшин, ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм ИТ-парк директоры Антон Грачев катнаштылар.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International