ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Кадерле якташлар – православие христианнары!

Татарстан Республикасының Икътисад министры Артем Здунов банклар аркылы 31,9 млрд сум инде түләнгән дип хәбәр итте.


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Айбаш мәдәният йортында Бал-маскарад

"Кояш" Айбаш балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме

Айбаш урта мәктәбендә "Чыршы бәйрәме"


1
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе
Алан-Бәксәр авылы Кыш бабаеның җирлектәге йортларга кереп халыкны Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап йөрүе матур традициягә кереп бара. Узып баручы 2016 елда Бабай үзенең география чикләрен киңәйтергә булды: 30 декабрь көнне ул үзенең оныгы - Кар кызын алып район үзәгенә юл тотты. Биредә ул Биетау муниципаль районы администрациясенә һәм район үзәгендә эшләп килүче бюджет оешмаларына кереп, анда эшләүче хезмәткәрләрне Яңа 2017 ел белән котлап матур теләкләрен теләде.
Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Кыш бабай физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә барып бәләкәчләргә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм җирле совет депутаты Шәфкат Гыйләҗев исеменнән татлы Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
"Әсән" ширкәте район үзәгендә һәм башкалабыз Казанда үткән ярминкәләрдә актив катнашып килә. 30 декабрь көнне Биектау авылында боз сарае территориясендә үткәрелгән бәйрәм алды ярминкәсеннән дә алар читтә калмадылар: халыкка үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим иттеләр.

31
декабрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның апрелендә ТР авыл җирлекләре арасында 2015 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча уздырылган республикакүләм бәйгегә йомгак ясалган иде. Әлеге бәйге нәтиҗәсендә бәйгегә килгән 222 гаризадан 104енә 1 миллион сум акча күләмендә грант бирелде. Биектау районыннан Чернышевка авыл җирлеге дә әлеге бәйгедә катнашып җиңү яулаган иде.

Озак еллар намус белән эшләгәне өчен Саймә Сафина  Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International