Алан-Бәксәр Кыш бабае белән Кар кызы район үзәгендә урнашакан бюджет оешмаларына кереп анда эшләүчеләрне якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлап йөрделәр.
2017 елның 1 гыйнвары, якшәмбе
Алан-Бәксәр авылы Кыш бабаеның җирлектәге йортларга кереп халыкны Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап йөрүе матур традициягә кереп бара. Узып баручы 2016 елда Бабай үзенең география чикләрен киңәйтергә булды: 30 декабрь көнне ул үзенең оныгы - Кар кызын алып район үзәгенә юл тотты. Биредә ул Биетау муниципаль районы администрациясенә һәм район үзәгендә эшләп килүче бюджет оешмаларына кереп, анда эшләүче хезмәткәрләрне Яңа 2017 ел белән котлап матур теләкләрен теләде.