Безнең якташыбыз, данлыклы көрәшче Данил Галиевның оныгы Данилга (исеме бабасы хөрмәтенә кушылган) Түбән Кама шәһәренең "Реактор" командасы составында Харламов Кубогы уеннарының көмеш медаленә лаек булды. "Реактор" яшьләр хоккей лигасында (МХЛ) уйный.
Әлеге гала-концертта Биектау районы йолдызлары - “ЭМКанта” вокаль триосы һәм Диана Гайнетдинова 1 нче урынга лаек булдылалар.
22 апрель көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.
Иске- Казан авыл җирлегенең Коркачык авылы мәдәният йортында “ Ут дуста- дошманда” дигән тематик кичә өчен плакатлар әзерләделәр.
Бүген "Биектау" спорткомплексында районның бюджет оешмалары һәм предприятиеләре арасында уздырыла торган Спартакиаданың икенче йомгаклау этабы узды. Спартакиаданың беренче этабы моннан бер атна элек, 15 апрельдә узган иде.
Мини-футбол буенча Биектау районының 2000-2001 нче елгылардан торган "Эверест" командасы Татарстан Республикасы Кубогы уеннарында 2 нче урынны алды һәм финалист Дипломы белән бүләкләнде.
Биектау районының Өбрә авылында Халыкара музейлар көне – 18 нче майда Салих Сәйдәшев музее ачылачак. Элекке музей 1970 нче елдан бирле бөек композиторның бабасы яшәгән йортта эшләп килде. Агач бина инде шактый таушалгач, аның сүтәргә дигән карар кабул ителде. Шул ук вакытта яңасын да төзи башладылар. Исегезгә төшереп үтәбез: узган елның августында бөек татар композиторы, татар профессиональ музыкасына юл яручы Салих Сәйдәшев музеена нигез салынган иде.