Мәгариф бүлеге командасы районның бюджет оешмалары Спартакиадасы җиңүчесе

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген "Биектау" спорткомплексында районның бюджет оешмалары һәм предприятиеләре арасында уздырыла торган Спартакиаданың икенче йомгаклау этабы узды. Спартакиаданың беренче этабы моннан бер атна элек, 15 апрельдә узган иде. 

Спартакиадада район администрациясе, районның эчке эшлэр бүлеге, мәгариф бүлеге һәм район Үзәк хастаханәсе командалары катнашты.

Спартакиада кысаларында командалар төрле спорт төрләрендә: волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, мини-футбол, шахмат һәм шашка буенча көч сынаштылар.

Гомумкоманда беренчелегендә 1 нче урынга районның мәгариф бүлеге командасы, 2 нче урынга район Үзәк хастаханәсе командасы, ә 3 нче урынга Биектау эчке эшләр бүлеге командалары лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International