ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 12 ноябрьдә гомуми савым 3121,2 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 168,4 тоннага күбрәк.

Бер сыердан уртача 13,3 кг сөт сауганнар. Бер сыердан көнлек иң күп савым Әтнә районында – 23,1 кг. Саба районында бу күрсәткеч – 20 кг, Кукмара районында – 19,6 кг, Балтач районында – 17,6 кг.


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурслар үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда министр урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Олег Земсков, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасының Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Иң яхшы комбайнчы -2017” конкурсында җиңүчеләрне котладыларю Залда Татарстаның иң яхшы 200 механизаторы җыелды. Урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен аларның һәркайсы 100әр мең премия белән бүләеләнде. Әлеге конкурс 3 августтан 25 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Ярышларда ашлык җтыю комбайннарында һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче 1000гә якын механизатор катнашты. Конкурс шартлары буенча, техника, җитештерүчәнлегенә карап, 4 төркемгә бүленгән иде. Согласно Иң яхшы белгечләрне ачыклау өчен Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре республика районнарыннан һәркөнне белешмәләр җыйдылар.


13
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Россия көрәш федерациясе вице-президенты татар көрәшен төбәкләрдә үстерү буенча планнары белән уртаклашты.

"Көрәш Идел буе федераль округының Татарстан, Башкортстан, шулай ук Пермь, кайбер Себер төбәкләрендә киң таралган. Милли спорт төребезне һәр төбәктә таныту өчен, бүгенге "Урал кубогы" кебек ярышларны күбрәк уздырырга кирәк", – Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов "Татар-информ" хәбәрчесенә шундый фикер җиткерде.

Удмурт Республикасында булган фаҗигале вакыйгалар аркасында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе өйдә газ әсбапларын куллану кагыйдәләре турында искә төшерә. Ашыгыч чакырулар, янгыннар һәм исле газ белән агулану һәлакәтләре өлешенең күбесе турыдан-туры өйдә газны куллану кагыйдәләрен үтәмәү белән генз бәйле түгел, ә газ җиһазын (газ колонкаларын, казаннарны, плитәләрне) мөстәкыйль рәвештә алыштыру, урнаштыру һәм көйләү белән дә бәйле.


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә  Казанда булачак WorldSkills-2019 стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

13 ноябрь көнне 17.00дә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа театр сезоны ачылуны билгеләп үтәләр. «STDance» дип аталган тематик кичәгә республиканың барлык театр вәкилләре чакырулы. Мондый кичә ел саен барлык театрлар да үз сезонын ачканнан соң үткәрелә.

Ел саен 300 меңнән артык кеше Татарстан Республикасы 40 санаториендә ял итә һәм сәламәтләнә. Уздырылган вебинарлар максаты –  медицина һәм санаторий-курорт оешмаларының белгечләрен санаторий-курорт оешмаларының, хастаханәләрнең мөмкинлекләре һәм анда пациентларның тору шартлары белән таныштырырга. Бу ике системаның белгечләренә пациентларга уңайлы медицина маршрутларын квалифицияле тәкъдим итәргә рөхсәт итәчәк.


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге быелның 20 ноябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14 йорт) икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновка  80 яшь тулу уңаеннан кичә уздыра. Чарада рәсми вәкилләр, язучының фикердәшләре, чордашлары, якташлары катнаша. Әдәби-музыкаль кичәдә ике шәхес – Фирая һәм Фарсель Зыятдиновларның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Керү ирекле.

Татарстанда студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәте эшчәнлеген иң яхшы яктыртучыларны ачыклау максатыннан гаммәви мәгълүмат чаралары арасында республика бәйгесе игълан ителде. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Ринат Садыйков хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International