Актерлар йортында яңа театр сезоны ачылуга багышланган кичә уза

2017 елның 10 ноябре, җомга

13 ноябрь көнне 17.00дә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа театр сезоны ачылуны билгеләп үтәләр. «STDance» дип аталган тематик кичәгә республиканың барлык театр вәкилләре чакырулы. Мондый кичә ел саен барлык театрлар да үз сезонын ачканнан соң үткәрелә.

Ел саен сезон ачылуга багышланган кичәне нинди дә булса темага багышлыйлар. Узган ел ул кинофильмнардагы җырларга багышланган булса, быел театрлар бию номерлары әзерли. Аларны махсус жюри бәяләячәк. Кичәне Казан театр училищесы педагогы, “Нур” балалар татар театр студиясе режиссеры Марсель Мәхмүтов һәм Камал театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина алып бара.

2017-2018 еллар сезоны – Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты өчен 49нчы булачак һәм ул вакыйгаларга бик бай булырга охшаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International