“Агрокөч” Россия агрохолдингларының төгәл игенчелекнең инновацион технологияләре проектын беренчеләрдән булып гамәлгә ашыручыларның берсе. Бүгенге этапларның берсе - кырларга ашламаларны дифференцияле кертү, ул чыгымнарны киметүгә ярдәм итәчәк. Беренче этапларда биотехнологияләрне гамәлгә кертү холдинг өчен аеруча әһәмияткә ия булган бодай, шикәр чөгендере, арпа һәм кукуруз кырдарында башкарылачак.
Татарстанның АПК делегациясе атчылык тармагындагы белемнәр тәҗрибәсе белән алмашу өчен Казахстан Республикасына барды. Делегация составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, «Казанский» ат заводы вәкилләре һәм атчылык белән шөгыльләнүче фермерлар кергән иде.
2018 елның 26 июленнән 1 августына кадәр республикада урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.
Урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлау өчен барлык урып-җыю транспорты комплексының югары дәрәҗәдә техник әзерлеге һәм аларның аларның эшләвен төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия. 2018 елның 23 июленнән 27 июленә кадәр республика хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы оешмаларының урып-җыюга һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә конкурс уздырыла.
Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.
Акчаның 100 млн сумы Әлмәткә - Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерүгә бирелә.
Татарстан төбәк филиалының кредит портфеле 2018 елның 1 июленә 29 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән юридик затларның портфеле 18 млрд сум диярлек, физик затларныкы – 11 млрд сум.
“Агрокөч” холдингы Татарстанда беренчеләрдән булып Россия авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен ташламалы кредитлауның яңа механизмы кысаларында финанслана башлады. 2018 елда сезонлы эшләргә җибәрелгән кредит акчалары күләме 1,8 миллиард сумнан артык тәшкил итә, узган елда 0,72 миллиард сум булган иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре көзге бодай орлыклары сортларына грунт контроле уздырдылар. Комиссия составына «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ, «Госсорткомиссия» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре, шулай ук «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре кергән иде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 18.04.2018 № под-707/18 боерыгы нигезендә эшләүче республика бәйгесе комиссиясе «Гомуми белем предметлары буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар һәм җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга ярдәм күрсәтү» грантын алу буенча тапшырылган документларны тикшерде.