ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2018 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта федераль һәм региональ бюджет экология өчен өстәмә чыгымнар сарыф итә.

Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.

"Әгәр мондый тәкъдимнәр ясалса, аларны Парламент һәм Президент хуплаячак", - дигән Премьер-министр.

Оператив  белешмәләр буенча 2018 елның 13 августына Татарстанда  уңышны урып-җыю  башланганнан бирле   603,2 мең га  мәйданда  ашлык  суктырылган, бу  барлык чәчү мәйданының    40,6 %ын тәшкил итә. Бөртекле  һәм  кузаклы  культураларның  яртысынана  артыгы  Әлки (59,7%), Нурлат (57,6%), Апас (54,7%), Зәй (52,6%), Тәтеш (52,4%), Буа (51,7%), Сарман (51,1%) муниципаль районнарында  суктырып  җыелган.

Татарстан районнарында  алдынгы  комбайнчыларга   бүләкләр  тапшыралар. Буа муниципаль районында  урып-җыю кампаниясендә катнашучыларга  чираттагы  премияләр тапшырдылар.   Акчалата  премияләрне "Авангард" хуҗалыгыннан     Рәфикъ Шакирҗанов,    Ринат Нигъмәтуллин һәм Илдус Насыйбуллин алдылар, "Авангард" агрофирмасыннан Зөлфәт Измайлов һәм Николай Николаев алдылар.


11
август, 2018 ел
шимбә

Шимбә  көнне  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  урып-җыю  эшләрене  барышы  турында  сөйләде.

Татарстанда яуган яңгырлар муниципаль районнардагы  кыр эшләре барышын  киметтеләр. Узган  тәүлектә  12,3 мең га мәйданда   30,9 мең тонна   ашлык  суктырылган.


10
август, 2018 ел
җомга

Биектау районы «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече биредә эшләп килүче «Поверь в себя» клубына йөрүче яшүсмерләр белән терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш программасы кысаларында Биектау районында урнашкан Л. Усманов җитәкләгән атлар сараена экскурсия оештырды.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

8 августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  терлекчелек тармагының 2018 елдагы  7 айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Нәҗип    Хаҗипов    үткәрде.  Киңәшмәдә районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм  авыл хуҗалыгы оешмалары инвесторлары  вәкилләре  катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International