Д.Медведев олы яшьтәгеләрне эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы кертү ихтималын әйтте

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсия яшен арттырганнан соң, олы яшьтәге кешеләрне эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы кертелергә мөмкин дигән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта төрле тәкъдимнәр бар. Мондый хезмәткәрләрне эштән җибәргән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгын кертүгә кадәр", - дип әйткән Медведев Камчатка өлкәсендә Кроноцкий тыюлыгы хезмәткәрләре белән очрашуда.

Медведев әйткәнчә, "әгәр мондый тәкъдимнәр ясалса, аларны Парламент һәм Президент хуплаячак, бу җитди гарантияләр булдырачак".

"Һәр очракта да тикшерергә кирәк булачак", - дигән Медведев.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/10/169427/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International