ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2018 ел
җомга

Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты ярдмендә 2013  елдан башлап Эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман»   еллык ачык республика телевизион фестивале уздырыла. Фестиваль – коммерциягә карамаган дәүләти социаль әһәмиятле  проект. Фестивальнең миссиясе — яңа кадрлар буынын булдыру, эшче инженерлык һөнәрләрен  популярлаштыру,  республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең   иҗат  мөмкинлекләрен ачу.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев агрохимик тармакның эре предприятиеләре: «ФосАгро», «УРАЛХИМ», «ЕвроХим»,  «Акрон»  җитәкчелеге белән киңәшмә уздырды.  Ул көзге кыр эшләрен башкару өчен Россия игенчеләрен   минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган иде. Очрашу   статс-секретарь – Росия сәнәгать һәм сәүдә минмистры  Виктор Евтухов катнашында узды.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 15-17 сентябрендә  “Казан”  агросәнәгать  паркы  территориясеендә Татарстан Республикасы бакчачыларының   «Бакча» бәйрәме узачак.

2018  елның 30 августында  «Казан» Халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы һәм  Казан шәһәре көнен бәйрәм итүгә багышланган ат чабышлары узачак.

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 29 августына Татарстанда    3035,1 мең  тонна  ашлык суктырылды, шул  исәптән  1031,8 мең тонна көзге бодай, 306,5 мең тонна көзге арыш,   979,6 мең тонна арпа,  61,9 мең тонна борчак,  462,9 мең тонна сабан бодае.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгарифтә инновацияләр” һәм “Перспектива” номинацияләре буенча “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” XIV Республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Уракка әле генә төшкән кебек иде, ә инде Татарстан районнарында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Көннәр шулай әйбәт торганда, берничә көннән төгәллибез, диләр хужалык җитәкчеләре. Комбайнчылар арасында игълан ителгән ярыш исә урак төгәлләнгәнче дәвам итәчәк.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Казан Кремлендә Татарстанның 50 иң яхшы гаиләсе өчен тантаналы кабул итү чарасы узды.

Урып-җыю  кампаниясенең барышы  турында  шимбә көнне  Татарстан Республикасы Хөкүмәте  Йортында узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.  Республикада  бөртекле  культураларны   җыю дәвам итә. Бүгенгә   1,0 млн. гектардан артык  мәйданда   (56%),  орлык  кукурузын исәпкә  алып,    2,7 млн тоннадан күбрәк  ашлык суктырылган.  Республика буенча уртача уңыш  – 26,4 ц/га (2017 елда  - 35,9 ц/га).


24
август, 2018 ел
җомга

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 24 августына Татарстанда   2610,8 мең  тонна  ашлык суктырылды, шул  исәптән  1031мең тонна көзге бодай, 305,5 мең тонна көзге арыш, 226,4 мең тонна сабан бодае, 844,5 мең тонна арпа, 89,9 мең тонна борчак, 99,8 мең тонна солы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International