ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018  елның   15 сентябреннән Казанда,  Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек әйберләре сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре  ачыла.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 15 сентябрендә  “Казан”  агросәнәгать  паркы  территориясеендә Татарстан Республикасы бакчачыларының   «Бакча» бәйрәме узачак.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында  I-IV класслы куркыныч тудыра торган терлекчелек  калдыкларын җыю, транспортлау,  эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру  эшчәнлеген лицензияләү мәсьәләләре буенча   киңәшмә узды.  Видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче    урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.

«2017-2020  елларга  Татарстан Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга  ярдәм» федераль ведомство программасы   буенча  грантлар  бирү өчен крестьян  (фермер) хуҗалыклары  проектларын  сайлап  алу конкурсына  йомгаклар  ясалды. Грантларның  гомуми  суммасы   –   90,6 млн. сум, шуннан 52,5 млн. сумы федераль бюджеттан (58%) бирелде.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан ИТ-паркта эш урыннары саны буенча Россиянең биш төбәге арасына керде, дип хәбәр итә "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы. Сервис аналитиклары мәгълүматлары буенча, регионга эш бирүчеләрдән ИТ-белгечләр өчен тәкъдимнәрнең уртача 3 проценты туры килә.

Хөрмәтле коллегалар, программа белән тәэмин итүне эшләүчеләр, шулай ук аны кертергә, озатып барырга һәм үстерергә ярдәм итүчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез - программистлар көне белән котлыйм!

Иннополис Университетының беренче проект мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары илнең 26 регионыннан 9-11 сыйныфларның 80 укучысы булды. Ике атна дәвамында алар тарафыннан мәгълүмати куркынычсызлык, бүленгән реестр системасы, робот техникасы, геомәгълүмат системалары, шулай ук контентны персонализацияләү өчен чат-Бота өлкәсендәге проектлар эшләнелде.

Оператив белешмәләр буенча  11 сентябрьгә туңга сөрү 926,5 мең га (44%) мәйданда диярлек башкарылган. Көндәлек    эшкәртү күләмнәре арта һәм бүгенгә 30  мең га тәшкил итә.  1700дән артык төрле агрегатлар эшкә җәлеп ителгән, шул исәптән чәчүдән бушаган техника да.

«Ашлык сыйфатын  бәяләү үзәге» ФДБУ  Татарстан Республикасы филиалының  Сынау лабораториясендә агымдагы  елның 8 аенда 2759 ашлык пробасы һәм аннан эшләнгән продуктлар сынау узды.  Тикшерелгән ашлыкның һәм продуктларның  гомуми күләме    399,4 мең тонна  тәшкил итә.  Шул чорда 259,8мең тонна ашлык һәм аның продуктларына   2058 сертификат һәм халыкара үрнәктәге  58 сыйфат сертификаты бирелде.

Казан (Идел буе)  Федераль университетның дәүләт һәм муниципальидарәсе Югары  мәктәбе  базасында  «Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан  хезмәткәре-2018»  V Республика конкурсын ачу тантанасы булды. Республикада бу  конкурс бишенче ел уза инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International