Татарстан Президенты республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясый.
ТР Президенты фикеренчә, социаль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда тормыш сыйфаты яхшыра.
Файдаланылмаган җирләрне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты.
Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.
Узган атнада Санкт-Петербургта «IT-Диалог 2018» Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә V Бөтенроссия форумы узды. «Төбәкләрнең цифрлы тигезлеге» дигән темага Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсен цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуга өстәмә конкурска йомгаклар ясалды.
2018 елның 18 сентябрендә Игенчеләр сараенда АПК хезмәткәрләренең республика һөнәр берлеге оешмасы комитеты Президиумының киңәйтелгән утырышы узды, аны Фәридә Гарифуллина алып барды. Утырышта һөнәр берлегенең район комитетларының, тармакның башлангыч һөнәр берлекләренең рәисләре, республика һөнәр берлегенең контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары, яшьләр советы әгъзалары катнашты.
Игенчеләр саренда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Россия Федерациясендә Нидерланд Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Регина Джонс-Бос ханым җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында I-IV класслы куркыныч тудыра торган терлекчелек калдыкларын җыю, транспортлау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру эшчәнлеген лицензияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.
«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Грантларның гомуми суммасы – 90,6 млн. сум, шуннан 52,5 млн. сумы федераль бюджеттан (58%) бирелде.