2018 елда 1,9 мең Татарстан гаиләсе социаль ипотека программасы кысаларында торак алды.
Министрлыкта авыл хуҗалыгы культураларын сортлар буенча районлаштыру комиссиясе утырышы узды, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды.
Министрлыкта РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика комитетының чираттан тыш пленумы узды. Аны РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина алып барды.
Бүген Министрлыкта техниканы кышкы саклауга кую буенча АПК оешмалары арасында конкурс оештыру һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү мәсьәләләре хакында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Олег Земсков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре, һәм башкалар катнашты.
Яңа ел каникулларында Казан Е.Г.Ласточкина исемендәге мәктәп-интернат укучылары Тәтеш районында урнашкан “Ласточка” балаларны сәламәтләндерү-белем бирү лагеренда ял иттеләр. “Кар бөртекләре” һәм “Кар бабай” отрядлары шигерьләр һәм биюләр өйрәнде, үз куллары белән яна ел уенчыкларын эшләп чыршы бизәделәр, кошлар өчен оялар эшләделәр, саф һавада актив уеннар уйнадылар.
“Без бер-беребезгә кирәк” АКО “Россия укучылар хәрәкәте” белән берлектә 22-29 декабрьдә “Игелек хаты” Бөтенроссия акциясен үткәрде. Әлеге акция балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм картлар йортында яшәүче кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне яхшырту максатыннан барлыкка килгән.
Министрлар Кабинетында узган брифингта кышкы каникулларга нәтиҗә ясалды. ТР Вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучылар өчен оештырылган чаралар турында сөйләде.
Урта Алат авылында хоккей мәйданчыгында таш комы җәелде.
2018 елның 3, 5 һәм 7 гыйнвары көннәрендә Игенчеләр сарае каршындагы скверда мәдәни-күңел ачу чаралары узачак. Аларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Дәүләт техника күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Татагролизинг» АҖ, «РАЦИН» АҖ һәм башкалар оештыра.
Үзара салым акчасына Кече Алат авылына килә торган юлга вак таш җәелде.