Биектауда аварияле торактан күчерү программасы төгәлләнгән
2018 елның 1нче гыйнварыннан республика балалар бакчаларында ата-ана түләве 4% артты.
Көзге каникуллар тәмам. Биектау мәктәпләре укучылары аларны үзләре өчен файдалы итеп уздырдылар. Аларга күңелсез булмасын өчен, бу көннәрдә районның үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре күп кенә кызыклы чаралар оештырдылар.
2018 елның 31 октябрендә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев хайваннар, үсемлекләр, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе иминлеге һәм аның сыйфатын тикшереп тору буенча бердәм система булдыру мәсьәләсе хакында киңәшмә үткәрде.
2017 ел йомгаклары буенча Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 260 млрд. сум тәшкил итте (үсеш- 5,1%). Әлеге күрсәткеч буенча республика Россия төбәкләре арасында өчендә урында тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 2444,2 мең тонна чөгендер китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә – 1368,9 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 715,6 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 341,7 мең тонна.
2018 елның 28 февралендә «Иминлек. Элемтә. Интернет» XXII форумы кысаларында “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” X Республика конкурсы узачак. Аны Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе оештыра.