ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2019 ел
шимбә

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  урып-җыю  эшләренең  барышы   белән  танышу максатында  Татарстанның Алексеевск, Чирмешән һәм Аксубай  районнарында булды.  

Татарстанда  урып-җыю кампаниясе башыннан  бирле  яңа  уңышның  беренче  бер  миллион тонна  асын  җыйдылар.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләренә караганда,   16 августка   республика  буенча бөрткле  һәм кузаклы  культуралар    336,3 мең га мәйданда  суктырылган,  бу  барлык  авыл  хуҗалыгы культуралары  мәйданының    23,7%ын  тәшкил  итә. 


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Республикада  бые  бөртеклеләр буенча  гына түгел,  ә шикәр чөгендере,  бәрәңге  һәм  кукуруз  буенча  да  мул  уңыш  үстереп  булды.  Көзге  культуралар  уңышы  -  70 ц/га

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов һәм Кама Тамагы  районы  башлыгы  Наил  Вазыйхов  белән бергә    Теньки авылы,   Тукай ав. («Камская» а/ф),   Иске Барыш ав.,     Картапа ав. (ООО «А/ф «Бортас» а/ф),   Караталга ав., . Атабай ав. («Олы Кенәри» АХ ААҖ), «Красный Восток Агро»),  Кече   Бортас ав. («Бортас» а/ф ҖЧҖ), Олы Кенәри   («Олы Кенәри» ААҖ),  Баргуза ав.  Салтык ав.  ( “Кама”а/ф  ААҖ),   Кама Тамагы ш.т.п.  («А.Р. Җәләлетдинов» КФХ) кырларында  булдылар.   

Татарстанда  экспорт юнәлешендәге   компанияләр  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгыннан  финанс ярдәме алдылар.    Продукцияне  транспортлауга  чыгымнарның  бер  өлешен  компенсацияләүнең  гомуми    суммасы    27,3 млн чамасы  булды. 

Узган  атнада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Башкортостан Республикасы    делегациясе  булып  китте,  аның составында   БР Хөкүмәте  Аппаратының  АПК һәм урман  хуҗалыгы  департаментының  АПК һәм кулланучылар базары  бүлеге  башлыгы     Марсель Кашаев һәм «Россия Бакчачылар  берлеге»нең  төбәк  бүлекчәсе  вәкилләре  бар иде.  

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  илебезнең  агросәнәгать комплексын  цифрлы  үзгәртеп  коруның    үсешен һәм  аның  тотрыклы  темпларын билгеләп  үтте. Ведомство  тарафыннан   Россия  Федерациясенең 85 субъектында  уздырылган  тикшеренүләр  нәтиҗәләре    буенча  аларның     20%ында   IT үсешенең һәм  АПКга  технологик  алымнар кертүнең   югары  дәрәҗәдә  булуын күрсәтә,  ә    төбәкләрнең 29%ында  күрсәткечләр  уртача. 

Бүген  Зеленодольск районында авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  мәсьәләләре  буенча   зона семинар-киңәшмәсе  узды, кече  хуҗалыкларны, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны    үстерүгә  ярдәм  итү   мәсьәләләре  буенча  фикер алышуда  районнар  башлыклары  һәм  авыл  җирлекләре, авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары   җитәкчеләре    катнашты.   Фермерлар белән  гадәттәге  очрашу  август  аенда  бу  өченчесе  булды, беренче  икесе - Теләче  һәм Аксубай  районнарында,  йомгаклау  семинары  Тукай  районында  булачак.   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, аралашуның  бу  форматы      тәҗрибә  алмашырга  һәм  оешмаларның иң  яхшы  практикалары һәм  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар алып  бару  тәҗрибәләре  белән  танышырга  ярдәм  итә,  дип ассызыклады.    


11
август, 2019 ел
якшәмбе

Бүген мөселманнар ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәмен олылый.

Мөхтәрәм районыбыз мөселманнары! Кадерле милләттәшләр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International