Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Башкортостан Республикасы делегациясе булып китте, аның составында БР Хөкүмәте Аппаратының АПК һәм урман хуҗалыгы департаментының АПК һәм кулланучылар базары бүлеге башлыгы Марсель Кашаев һәм «Россия Бакчачылар берлеге»нең төбәк бүлекчәсе вәкилләре бар иде.
Кунаклар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Тукай районының Бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге белгечләре белән очраштылар. Очрашу барышында яклар башкарма хакимият органнары һәм коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре арасындагы хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Кунакларга шулай ук Татарстанның Тукай районында коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасын торгызу эшләренең йомгакларын күрсәттеләр.
Моннан тыш, чара кысаларында яклар барлык төбәкләрдә бакчачылык буенча була торган төп проблемалар хакында сөйләштеләр, болар: керү юллары, су, электр энергиясе белән тәэмин итү, каты калдыклар җыю һәм чыгару өчен мәйданчыклар булдыру мәсьәләләре. Татарстанда бу проблемаларны хәл итүгә республика бюджетыннан 2017-2018 елларда 1,132 млрд сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән инженерлык инфраструктурасының тышкы объектларын капиталь ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә - 1,1 млрд сум һәм эчке объектларга - 32,3 млн сум.
Шуны да әйтергә кирәк, гражданнарның теләкләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2019 елның 11 июлендәге 2986-V ДС номерлы карары белән Татарстанда сентябрьнең беренче шимбәсе бәйрәм көн - Бакчачылар көне итеп билгеләнде.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә бәйрәм чараларын “Казан” агросәнәгать паркы мәйданчыгында 21 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла.