Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда урып-җыю эшләренең барышы һәм көзге чәчү эшләре турында сөйләде һәм журналистларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде
Бүгенгә Татарстанда барлык чәчүлек мәйданының 62%ында, ягъни 884,6 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелды. Республиканың кайбер районнарыннан бөртеклеләрне җыю тәмамлану турында хәбәрләр килә.
Республика халкыннан сатып алына торган сөткә бәяләр мониторингы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә тора.
24 августта “Туган ягыңны бел” темасы буенча чаралар кысаларында сз белгечләре Кукмара районында һәм Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәрендә булдылар.
Август – Әлмәт районы игенчеләре өчен дә кызу чор. Аяз көннең һәр мизгеле кадерле. Комбайнчылар мөмкин кадәр күбрәк мәйданда ашлык суктырып, аны җыеп алырга тырышалар: хезмәттә ярышу бүген авыл хезмәтчәннәре өчен бик актуаль.
Түбән Кама районында район җитәкчелеге Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә урып-җыю эшләренең барышын бәяләде һәм бу атнадагы иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр. Кунаклар белән, Елантово авылы янындагы кырда эшләүче игенчеләрне шатландырып, иҗат бригадасы - «Илһам» эстрада ансамбле килгән иде.
Буа районы кырларында урып-җыю эшләре көннән-көн кыза. Комбайнчылар аяз көннәрнең һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар. Хәзер бөтен көчне эшкә җигәргә кирәк. Алдынгы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары да эшләнгән. Эшкә атна саен йомгаклар ясала, беренче, икенче, өченче урыннарны алган комбайнчылар акчалата премияләр һәм район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов шәһәрнең «Тәмле Казан» төп гастрономия фестивалендә фермер аллеясын ачты.
Арча районы кырларында урып-җыю кампаниясе кызганнан-кыза бара. Бүгенгә районда 26,3 мең гектар мәйднада ашлык җыелган, бу фараздан 47 процент тәшкил итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, 23 августка тулаем ашлык җыемы 80,7 мең тонна, бер гектардан уртача уңыш - 30,6 центнер.
19 августта Тукай районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда республиканың 14 районыннан районнар башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашты. Бу елның августында фермерлар белән очрашу зона киңәшмәләре сериясендә соңгысы булды. Баштагы өчесе Теләче, Аксубай һәм Зеленодольск районнарында узды. Быел семинарлар кысаларында яңа эш башлаучы фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына грант ярдәменең яңа проекты - Агростартап гамәлгә кертелде. Моннан тыш, «Кулланма биотехнология – авыл хуҗалыгына» халыкара фәнни-җитештерү кластерын булдыру турында меморандум имзаланды.