Иртәнге 7дә 2811 сайлау участогының барысы да эшкә кереште, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
“Мобиль сайлаучы” системасыннан файдалану өчен гаризаларны 4 сентябрьгә кадәр сайлау комиссиясенә хәбәр итү кирәк иде
14 яшьлек кызның ничек һәлак булуын полиция хезмәткәрләренә тикшерергә туры киләчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның республика телевидениесе буенча мөрәҗәгате.
FISU Volunteer Leaders Academy Татарстан башкаласында инде өченче тапкыр үткәрелә.
Бүген чемпионатта катнашучыларны Казан аэропортында тантаналы рәвештә каршыладылар.
30 августта, Республика көнендә, Татарстан башкаласында “Казан” халыкара ат спорты комплексы территориясендә гадәттәге ат чабышлыары оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының беренче утырышы узды, анда Советның оештыру Уставы расланды һәм Совет Рәисе сайланды. Рәис итеп «Татптицепром» ҖЧҖенең генераль директоры Марс Алиев сайланды.
Татарстан Республикасы көнендә “Казан” халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы Президенты кубогына һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ат чабышлары узды. Биредә шулай ук Республика көненә багышланган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясеннән күргәзмә-ярминкә оештырылган иде.
Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 65%, ягъни 930 мең га ашлык мәйданда ашлык җыелган. Бер гектардан уртача 30,4 центнер ашлык чыга. Иртәгә яңа уңыштан амбарларга салынган ашлык 3 млн. тоннага җитәчәк. Мондый саннарны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китерде.