Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елгы “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
25 декабрьдә Казан Ратушасында «2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 21 декабрьдә, кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
19 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы Елы башлануга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә (Илһам Шакиров ис. концерт залы) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖендә булды.
Республикабыз юлларында автотранспорт саны арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү, машиналарның эксплуатацияләү срокларының үтәлмәве, юл хәрәкәтенең көннән-көн арта баруы юл- транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын көчәйтә. Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да читләтеп үтми. Балаларыбызны юлда бәла – казалардан саклау өчен без – өлкәннәрдән – балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча җитди һәм дәвамлы эш сорала. Ә бу әһәмиятле эшне исә мәктәпкәчә яшьтән үк башлау таләп ителә.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер куллану куркынычы турында сөйләделәр.
Психолог Татьяна Савельева белән очрашуда имидж һәм корпоратив мәдәният турында сөйләштеләр. Казаннан тәҗрибәле психолог Түбән Кама РҮХнең медицина персоналы белән чираттагы берничә очрашу уздыра. Тренингларда 2нче номерлы сырхауханәнең һәм КДС шәфкать туташлары катнаштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан халкын 20 декабрьдә “Казан” агросәнәгать паркында узачак Натураль туклану фестиваленә чакыра. Һәр 100нче килүче Татарстан җитештерелгән натураль фермер продукциясе белән кәрҗин алачак, ә һәр 10нчыга истәлекле приз булачак.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Unsan» төрек компаниясе генераль директоры Мустафа Казанчи белән очрашты. Очрашуда шулай ук «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, «Татарстан проектлары» АҖ генераль директоры Айрат Гайфетдинов, «Экспорт корпорациясе» АҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Әхмәтов һәм башка кызыксынучы затлар катнашты.