Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Күптән түгел Казан ярминкәләренең берсенә (Ямашев урамында) Кайбыч икмәк заводы хезмәткәрләре тарафыннан китерелгән ипинең «ура»га сатылып беткәнен күзәткән идек. Автолавка тәрәзәсе каршында шактый зур чират тезелеп киткән, ә сатучы сатып алучыларга көчкә хезмәт күрсәтеп өлгерә. Бер сатып алучыдан сорашып, моның серен белергә тырыштык, ни өчен Казандагы һәр кибеттә яисә пекарьняда пешерелеп, һәр почмакта сатыла торган ипине алмыйча, бу ипине чират торып ала соң халык?
Бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тармак предприятиеләре белән атна саен үткәрелә торган эшлекле киңәшмәдә «Россиянең цифрлы эфир телевидениесен булдыруга зур өлеш керткән өчен» истәлек медале белән бүләкләнде.
Бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Ростелеком» компаниясе вәкилләре белән Казанда 5G проектын тормышка ашыру буенча эшлекле очрашу үткәрде.
Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил билгеләнде. Бу хакта бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин тармак предприятиеләре белән узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте. Ул «Санлы алгарыш» Бөтенроссия конкурсында җиңүче Булат Җамалиев булды.
Бүген югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында «ВСЕ ВМЕСТЕ» хәйрия фондының үзенчәлекле балалары өчен яңа ел чарасы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасының социаль өлкәсен цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә узды.
Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләр алу һәм бүләк алу өчен тыюны саклау кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын шимбә көнне, 28 декабрьдә, кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийлар игътибарына шуны җиткерә, Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Татарстанга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә бәйле үз мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә иминләштергән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә китерелгән зыянны компенсацияләүгә 120 млн сум акча җибәреләчәк. Шулай итеп, федераль бюджеттан компенсацияне бары тик чәчүлекләрне иминләштершән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә алачак.