Бүген, 25 нче май көнне Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Лотфуллин Н.В., Биектау муниципаль районы башлыгы исеменнән Миннебаев Н.Н., шулай ук беренче укытучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм әти-әниләр котладылар. Аларга имтиханнарын уңышлы һәм нәтиҗәле тапшырып, тормышта үз урыннарын табуларын теләделәр. Чыгарылыш сыйныф укучыларына укуларында һәм мәктәптән тыш чараларда катнашып җиңүче булганнарга грамоталар тапшырылды. Зиннатуллин Таһирга менә инде ничә ел рәттән предмет олимпиадасында катнашып җиңү яулаганы өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының мактау грамотасы тапшырылды. Ә Шәяхмәтов Илнурга Биектау МР Спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Миннебаев Н.Н. "Кандидат мастера спорта" исемле күкрәк билгесе тапшырды.