2027 елда тимер юл станциясе поселогында «Фонтанлы» скверны төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Объект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында узган Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшылар исемлегенә керде.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерүнең беренче этабы 2024 елда узды. Бу вакыт эчендә сквер территориясендә коры динамик фонтан, амфитеатр һәм ял итү өчен уңайлы почмаклар барлыкка килде. Объект инде халыкның яраткан ял урынына әверелде.
Район башлыгы комментарие:
«Без скверны төзекләндерүне дәвам итәчәкбез, аның потенциалы әле тулысынча ачылмаган. Проектның дәвамы булачак, яңа йөрү, балалар һәм спорт функциональ зоналары барлыкка киләчәк, алар киңлекне тагын да уңайлырак һәм матуррак итәчәк. Сайлаучылар — Югары Ослан районы халкы булды», — дип ассызыклады район башлыгы.
Моннан тыш, быел «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында поселокта веревочный парк төзү планлаштырыла. Югары Ослан районы федераль финанслауга 14 объектны гамәлгә ашыру өчен гариза бирде.