УФНС России по Республике Татарстан сообщает о проведении вебинар по ЕНЧ

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым счеты кертелү белән бәйле мәсьәләләр буенча вебинарларга чакыра. Чаралар идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.

 

2023 елның 28 мартында 10.00 сәгатьтә «НДФЛ һәм иминият взнослары буенча хәбәр итү, тапшыру вакыты һәм тутыру тәртибе»темасына вебинар узачак.

Спикер: Гүзәл Арикова, 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге начальнигы.

Вебинар программасы:

1.Яңа салым түләү тәртибе 2023.

2.НДФЛ буенча хәбәр итүне тутыру тәртибе һәм тапшыру вакыты.

3. Иминият взнослары буенча хәбәрнамәне тутыру тәртибе һәм тапшыру вакыты.

4. Сорауларга җаваплар.

 

2023 елның 30 мартында 10.00 сәгатьтә вебинар «бердәм салым счеты кертелү белән бәйле сорауларга җаваплар»темасына узачак.

Спикерлар: Элина Эломцева, бурычларны җайга салу бүлеге начальнигы; Эльмира Хәмидуллина, юридик затларга салым салу бүлеге начальнигы, Валентина Бубнова, 2 нче номерлы камераль контроль бүлеге начальнигы; Гүзәл Арикова, 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге начальнигы.

Вебинар программасы:

Бердәм салым счеты институты кертелү белән бәйле салым түләүчеләрдә барлыкка килгән типовой мәсьәләләрне карау.
Килгән сорауларга җаваплар.
Вебинарлар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарга тоташу өчен 2023 елның 28 мартында сылтама буенча күчегез.  

Вебинарга тоташу өчен 2023 елның 30 мартында сылтама буенча күчегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International