Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөрәҗәгате буенча район прокуратурасы тарафыннан «Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесе эшчәнлегендә федераль законнар үтәлеше тикшерелде, аның барышында хокук бозулар ачыкланды.
Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләренә территорияләрне беркетү турында» 2022 елның 03 мартындагы 284 номерлы карары белән «Алат төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә түбәндәге торак пунктлар беркетелгән: Алат ав., Кече Алат ав., Урта Алат ав., Потаниха ав.
Шуның белән беррәттән, Кече Алат авылыннан «Алат төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә кадәр укучыларны йөртү оештырылмаган, шул ук вакытта торак пунктлар арасындагы ераклык 3 км дан артык тәшкил итә.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча 2022 елның 20 декабрендә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменә район прокуратурасы тарафыннан закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә кертелде, ул карау стадиясендә.
26.12.2022
Прокурор ярдәмчесе Р.А. Шәфыйков