Биектау районы прокуратурасы хезмәт законнарын бозуларны ачыклады

2022 елның 30 декабре, җомга

Район прокуратурасы тарафыннан «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Тулпар» мәктәптән тыш эш үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем учреждениесе эшчәнлегендә хезмәт законнарының үтәлеше тикшерелде, аның барышында хокук бозулар ачыкланды.

Тикшерү барышында, хөкем ителүе турында белешмәләр булмаган килеш, 2022 елның 01 сентябрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Тулпар» мәктәптән тыш эш үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем учреждениесенә, хезмәт законнары таләпләрен бозып, гр. Р. кабул ителүе ачыкланды.

Шул ук вакытта аның тарафыннан тиешле белешмә эшкә урнашканнан соң гына – 2022 елның 28 октябрендә бирелгән.

Шундый ук хокук бозулар район прокуратурасы тарафыннан «Биектау 2 номерлы урта мәктәбе» муниипаль бюджет гомуми белем учреждениесен тикшерү барышында да ачыкланды.

 Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча 2022 елның 29 ноябрендә мәгариф оешмалары директорлары исеменә район прокуратурасы тарафыннан закон бозуларны бетерү турында 2 күрсәтмә кертелде, алар каралды һәм канәгатьләндерелде, 2 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

 

26.12.2022

 

Прокурор ярдәмчесе                                                                       Р.А. Шәфыйков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International