Анастасия Миронова - “Алтын каләм - Золотое перо” фестивале җиңүчесе

2021 елның 31 июле, шимбә

Боровое Матюшинода балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм - Золотое перо” XXVI нчы республика фестивале уздырылды. “Биектау ТВ” телевизион каналының яшь хәбәрчеләре Анастасия Миронова белән Лев Юсов биш көн буена нон-стоп режимында эшләделәр. Бөтен Татарстаннан килгән 170 яшь хәбәрче чын редакцияләр режимында контент булдырдылар, рәсемгә төшерделәр һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары юнәлешләре буенча осталык дәресләре уздырдылар. Фестивальнең төп бүләге – Гранпри. Һәм аңа Анастасия Миронова лаек булды. Хыял тормышка ашты. Алга таба нишләргә?

- Фестивальдә җиңү яулавымны ишеткән мизгелләрдәге кичерешләрне бернинди сүзләр белән дә аңлатып бирерлек түгел. Күңелдәге хисләр өермәсен ничек тә булса басарга, тынычланырга һәм әлеге бүләк белән хәзер нишләргә, дигән сорауга җавап табарга тырышасың, - дип үз фикерен белдерде “Алтын каләмЗолотое перо-2021” фестиваленең Гранпри иясе Анастасия Миронова.

Гран-при - фестивальнең иң югары бүләге. Татарстанның 170 яшь хәбәрчесенең һәркайсы көрәшкән һәм алырга теләгән бүләкне Анастасия Миронова зур горурлык белән “Биектау ТВ” телевизион каналының җиңүләр тартмасына салып куйды. Фестивальгә илтүче юл өч елга сузылды. Җиңүгә ирешкәнгә кадәр Анастасия нәкъ менә шуның кадәрле вакыт каләмен чарлады, осталыгын камилләштерде.

- Балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм - Золотое перо” Республика фестиваленә беренче елны барганда мин эш режимына тиз генә кереп китә алмадым. Биш көндә нибары бер сюжет әзерләдем, анысы да бик әйбәт килеп чыкмады. Шунлыктан икенче тапкыр барганда инде мин әзер идеяләр белән, миннән нәрсәләр таләп ителәчәген аермачык аңлап киттем, - дип дәвам итте сүзен “Алтын каләм – Золотое перо -2021” фестивалендә Гран-при яулаган Анастасия Миронова.

Анастасия конкурска ике эш әзерләгән. Үзенең мөстәкыйльлеген төп өстенлек дип атады. Чөнки үзең төшергәндә, үзең монтажлаганда һәм үзең үк режиссер булганда син бернинди башка чит факторларга да бәйле түгел. Ә мондый сыйфатларга ирешергә аңа “СахарОК” программасында даими эшләп, тәҗрибә туплау ярдәм иткән.

“Алтын каләм- Золотое перо” Гранприе Анастасиянең гомерендә беренче иң зур бүләге . Алдагы максат - әлбәттә инде Казан федераль университетына укырга керү. Гран-при журналистика факультетында бушлай уку мөмкинлеге бирә. Моңа кадәр әле Анастасия Казан федераль университетының филология факультеты яки Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты - шушы икенең берсен сайларга планлаштырган булган. Бу планнар әлеге фестиваль барышында ук үзгәргән. Ул үзенең бары тик иҗат белән генә шөгыльләнергә теләвен аңлаган. Ә бу хыялын тормышка ашырырга аңа журналистика факультеты ярдәм итәчәк. Студент елларын ул тулысы белән үз һөнәре серләренә төшенүгә багышлаячак. Укудан бушаган вакытларында үзенең яраткан телевизион каналында эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International