Суыксуда Корбан ашы

29 сентябрь көнне Сыуксу авылы җирлегендә яшәүче өлкәннәргә Корбан ашы уздырылды. Мондый олуг бәйрәмне уздыруны "Суыксу" җаваплылыгы чикле ширкәте генераль директоры Усманов Азат Шәфик  улы оештырды. Бәйрәмгә барлык авылыбызның өлкән кешеләре килделәр. Башка авылдан килүче өлкәннәребезгә депутатрарыбыз автобус белән ярдәм күрсәттеләр. Алар: Назипов Ленар Илдус улы, Шарафеев Эмиль Фидаил улы. Бу олуг бәйрәмдә Биектау районының имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, шулай ук Биектау райрны казые Рөстәм хәзрәт Валиуллин да катнаштылар. Корбан ашы бәйрәмен Тәлгать хәзрәт Гайфуллин ачып җибәрде. Ул коръән сурәләре укыды. Сүзне Рөстәм хәзрәт дәвам итте. Бәйрәмне Суыксу авыл җирлеге башлыгы Низамиев Рамил Сәлим улы дәвам итте. Ул өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады, барлык өлкәннәргә тыныч картлык, сәламәтлек теләде. Килгән өлкәннәребез дә барлык оештыручыларга рәхмәт укып, аларга эшләгән эшләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек теләделәр. Авылларда шундый юмарт, өлкәннәрне искә алучы кешеләр күп булсын иде.  

Соңгы яңарту: 2015 елның 9 октябре, 09:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International