29 апрель көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә яшәүчеләр бөтенроссия шимбә өмәсендә катнаштылар. Бу көнне шәхси йорт яннары, Алан-Бәксәр авылыннан Зур Битаман, Дөбъяз, Алат спиртзаводы юнәлешенә китүче юл кырыйлары, бюджет оешмалары: Алан-Бәксәр мәдәният йорты, Алан-Бәксәр һәм Гәр авылларындагы мәктәп, Гәр авылында сугышта катнашкан якташларыбызга куелган һәйкәл һәм авыл җирлеге бинасы тирәләре тәртипкә китерелде.
Бүген, 28 апрель көнне Ямаширмә урта мәктәбендә "Ватан" ширкәте җитәкчесе Лотфуллин Зөфәр призына көрәш турниры булып узды.
24-25 апрельдә Казанда актив гражданнарның “Сообщество” форумы уза.
26 апрель, чәршәмбе көнне 6:30 сәгатьтән Биектау районы территориясендә Каменка-Әтнә юлының 2 нче километрында Биектау районы ЮХИДИ хезмәткәрләре “Тоннель” операциясе уздырачак.
22-23 апрель көннәрендә Ак Барс яшьләр үзәгендә “Ритмы весны” дип исемләнгән балалар һәм үсмерләр иҗатының Регионара фестиваль-конкурсы узды. “Мандарин” коллективы әлеге конкурста ике бию белән чыгыш ясады һәм һәр ике номинация: «Эстрада биюе» һәм “Стильләштерелгән халык биюе” номинацияләрендә 2 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.
"Язгы игелекле эшләр атнасы" акциясе кысаларында Алан-Бәксәр авыл җирлеге һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Алан-Бәксәр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын һәм Алан-Бәксәр авылындагы чишмә тирәсен җыештырдылар.
“Биектау” медиахолдингы базасында Россия Федерациясенең атказанган артисты Владимир Демидов үзенең иҗади остаханәсен ачып җибәрде.Түбәндә яшь актерларның ничек шөгыльләнүе белән танышырсыз.
22-23 апрель көннәрендә Казанда "Ритмы весны" дип исемләнгән Регионара фестиваль-конкурс булды. Әлеге фествиальдә "Йолдыз" хореография коллективы да катнашты. Алар 2 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар һәм "Иң яхшы костюм" номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр.
22 апрель көнне Иннополиста "Иннополумарафон" дип исемләнгән йөгерү буенча ярышлар узды. Әлеге ярышлар Татарстанда йөгерү сезонына старт бирде. Йөгерүчеләр 3,10, 21,1 км арага йөгерүдә ярыштылар.