ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Соңгы елларда районның кайсыдыр җирлегендә бара торган социаль, икътисади, мәдәни тормышындагы күркәм үзгәрешләр “Тәҗрибәгә чикләр юк” программасы аша тиз арада таралу ала башлады. Әлеге программа моннан бер елдан артык элек район җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган иде. “Тәҗрибәгә чикләр юк” программасы Биектау районы җитәкчелеге өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак гамәлгә керде. Авыл советы башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләре барысы бергә үзгәрешләр җирлегенә барып, фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша. Күптән түгел җитәкчеләрне Суыксу авыл җирлеге каршы алды.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә районның үзәк мәдәният йортында уку елы дәверендә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган уку алдынгыларын, иҗади яктан үзләрен таныткан талантлы балаларны һәм балалар иҗат коллективларын бүләкләү тантанасы узды.

Универсаль солдатлар бер кул белән кирпеч ваттылар, авыр герләрне һавада уйнаттылар, көчле көндәшләре белән көрәштеләр. Болар әлегә Ватан сагында торучы солдатлар түгел, әмма хәрбиләр кебек үк көчле рухлы, олы ихтыярлы варислар. Алар барысы да “Дельта” клубында шөгыльләнә. Күптән түгел клуб әгъзалары һәм аларның тренерлары үзләренең физик мөмкинлекләрен киң публикага күрсәттеләр. Чыгышлар “Биектау” спорт комплексында барды.


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Казан шәһәре мэриясе белән берлектә “Казан” гаилә үзәге 50, 60 ел бергә яшәгән парларны тәбрикләде. Үрнәк гаиләләргә Казан шәһәре думасы депутаты Раушания Бильгильдеева мэр исеменнән акчалата бүләк һәм котлау сүзләре җиткерде.

Республика ифтары быел 15 июньдә Теннис академиясендә үтәчәк. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова безгә хәбәр иткәнчә, тиздән “Казан-Арена” стадионында Конфедерация кубогы уеннары уздырылу сәбәпле, быел ифтар мәҗлесен анда үткәреп булмый.

Хөкүмәт Дәүләт Думасына курорт җыемы турындагы канун проектын керткән. 2018 елдан, эксперимент рәвешендә, курорт инфраструктурасыннан файдаланган өчен җыем алырга ниятлиләр.

Түзәр хәлем калмады... Шундый тормышта яшәр өчен гомер буе бил бөктемме?» – дип зарланып шалтыратты Әмәт бистәсеннән Асия Гобәйдуллина.

Халык ничек кенә аһ-зар итсә дә, шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләре май башыннан шактый кимеде.

Татарстанда май бәйрәмнәрендә табигать кочагында сүндерелми калдырылган учаклардан ут үрмәли  башлауның 130 очрагы теркәлгән. Әлеге чыганаклар урман сакчылары тарафыннан үзвакытында сүндерелгән.

Тиздән түтәлдән үзебез утырткан кыярларны өзеп ашар чак җитә. Ә бу – үз чиратында, организмны витаминнар белән баету белән беррәттән аны токсиннардан арындырырга һәм ябыгырга да мөмкинлек була дигән сүз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International