ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы оешмаларының тәүлеклек сөт сату күләме 4 процентка артты.

Волонтерлар берничә ай дәвамында бөтен Россия буйлап ветераннарга ярдәм итү өчен акча җыйган.

Нәни биектаулы Ратмир Мазаев “Pukyrideteam” командасындагы үзенең дуслары Тимофей, Марк һәм Рәис белән “Лучше всех!” тамашачыларын һәм аның алып баручысы Максим Галкинны беговелда искиткеч шәп йөрүләре шаккатырдылар.

Республиканың барлык районнарында да баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары өчен мәйданчыклар барлыкка килде.

"Авыл ул – республиканың нигезе. Без авыл кешеләренә таянабыз", - диде Татарстан Президенты.

Автойөрештә Татарстанда җитештерелә һәм җыела торган автомобильләр һәм башка машиналар катнаша.


12
октябрь, 2018 ел
җомга

2 октябрь көнне Алат авыл мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган концерт үткәрелде. Концерт алдынннан Алат авыл җирлеге башлыгы  Хаиров Ринат Рашит улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Аларга исәнлек,саулык.гаиләләренә иминлек теләде. Концертта Алат мәдәният хезмәткәрләре,Алат мәктәбе укучылары катнашты. Шулай ук күрше авыл мәдәният хезмәткәрләре дә үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясадылар. Ә соңыннын аларны  тәмле күчтәнәчләр белән әзерләнгән чәй табынына чакырдылар. Чәй эчкән арада  авылдашлары  каршында Зарипов Динар үзенең матур җырлары белән чыгыш ясады.Концерттан соң авыл җирлеге башлыгы 70 яшьтән өлкәннәргә өйләренә барып бәйрәм белән котлап,  авыл депутатлары ярдәме белә тупланган бүләк  тапшырды


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкның кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен салым каникуллары кертү турындагы тәкъдимен ТР Президенты да хуплады.

Республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International