“Без бер-беребезгә кирәк” АКО “Россия укучылар хәрәкәте” белән берлектә 22-29 декабрьдә “Игелек хаты” Бөтенроссия акциясен үткәрде. Әлеге акция балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм картлар йортында яшәүче кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне яхшырту максатыннан барлыкка килгән.
Министрлар Кабинетында узган брифингта кышкы каникулларга нәтиҗә ясалды. ТР Вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучылар өчен оештырылган чаралар турында сөйләде.
Урта Алат авылында хоккей мәйданчыгында таш комы җәелде.
2018 елның 3, 5 һәм 7 гыйнвары көннәрендә Игенчеләр сарае каршындагы скверда мәдәни-күңел ачу чаралары узачак. Аларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Дәүләт техника күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Татагролизинг» АҖ, «РАЦИН» АҖ һәм башкалар оештыра.
Үзара салым акчасына Кече Алат авылына килә торган юлга вак таш җәелде.
Алат зиратының тирә якларын җыештыру өмәсе үткәрелде
Кече Алат авылында багана утларын алыштыру үткәрелде.