Авыл участок полициясенә хезмәт автомобиле җирле халык хәбәрләренә һәм шикаятьләренә оператив бару өчен кирәк.
Татарстанда 18 ноябрьдә 872 авылда үзара салым буенча референдум үткәрелә. Җирле үзидарәләр авыл ихтыяҗларына уртача 100-500 сум акча җыешырга тәкъдим итә.
13 ноябрьдә Алат авыл җирлеге башлыгы оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә 18 ноябрьдә үткәреләчәк сайлауларга әзерлек барышы, киләчәк яңа ел бәйрәмен оештыру каралды.
10 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына семинар узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Олег Земсков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, муниципаль районнар башлыклары, эре холдинглар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
2018 елның 6 - 8 февралендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «АгроФарм – 2018» халыкара күргәзмәсе узачак, ул нәсел эше һәм терлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологияләре буенча Россиядә иң зур Халыкара күргәзмә.
Биектауда аварияле торактан күчерү программасы төгәлләнгән
2018 елның 1нче гыйнварыннан республика балалар бакчаларында ата-ана түләве 4% артты.