ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле рәвештә кайбер йөкләмәләр бирде.

Очрашуның төп максаты – үзара тәҗрибә уртаклашу, чит ил кунакларын социаль өлкә: спорт, мәгариф һәм мәдәнияттәге казанышлар белән таныштыру.

Соңгы елларда республикада 7,8 меңнән артык гаилә дәүләт ярдәме белән торак шартларын яхшырткан.

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  27  апрельдә хезмәтләрендә  югары  уңышларга  ирешкән татарстанлылырга   Россия  Федерациясенең  һәм  Татарстан  Республикасының  дәүләт  бүләкләрен  тапшырды.   Бу  тантана  Казан  Кремлендә  узды.  

Бу  хакта  29 апрельдә  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советында  узган  матбугат  конференциясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  кече  хуҗалыкларны  үстерү  бүлеге  башлыгы    Александр Молокин сөйләде. 


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Татарстан  Республикасы Төзелеш,  архитектура һәм торак-коммуналь  министрлыгы белән  берлектә  авыл  хуҗалыгын үстерү өчен  2019 елга  түбәндәге  программаларны расладылар:   155 сыер  абзарын  капиталь ремонтлауга,     68  машина – трактор  паркын, 129 ындыр  табагы  хуҗалыгын  ремонтлауга   - 1,2 млрд сум. Объектларны   капиталь  ремонтлау  кысаларында  түбәләр, стеналар,   тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр  башкарылачак;   140 баштан  390 башка кадәр  исәпләнгән  яңа  12  сыер  абзарын  төзүгә,    105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә  - гомуми финанслау  күләме    600 млн.сум,  сөт  җитештерү  өчен   1598 өстәмә  терлек  урыны булдыруга,  шулай  ук  132 мең  тонна  силос  һәм   сенаж саклау  урыны булдыруга.  


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республикада  коммерциячел  булмаган  бакчачылык    ширкәтләренең эчке  инфраструктурасы объектларын  ремонтлау  буенча  чыгымнарын  финанслашу  программасының  гамәлдә  булуын  искә  төшерә.     2018 елда    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның  20  декабрендәге  1185 номерлы  карары  белән  СНТның эчке  объектларын  ремонтлауга  чыгымнар  өчен  1:2 чагыштырмасында субсидияләр  бирү  тәртибе  расланды. Программаның  асылы  шунда,  СНТ ремонтлауга  тоткан  һәр мең  сум  өчен  дәүләт  тагын  ике  мең  сум  өсти. 

Авыл  хуҗалыгы эшләренең  барышы  турында  оператив  мәгълүмат  буенча,  22  апрельгә  1091,8  мең гектар мәйданда  (2018 елда  - 12 мең га)  эшләр башкарылган,  шуннан  көзге  культуралар  тырмаланган  җирләр  – 115,6 мең га,  2018 елда  - 0,1 мең га), күпьеллык   үләннәр – 258,9 мең га (2018 елда  - 10,8 мең га), туңга  сөрелгән  һәм пар  җирләре  – 717,3 мең га (2018 елда  - 1,1 мең га).

22 апрельдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  министр  урынбасары  Олег  Земсков   рәислегендә   муниципаль хезмәткәрләрне  стажировкалау  буенча  оештыру  очрашуы  узды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International