Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
8 нче февраль - Россия фәне көне. Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 85 еллык юбилеен нәкъ менә шушы көнне бәйрәм итүе дә үзенә бер төрле мәгънәгә ия.
Бөреле мәктәбендә патриотик рухтагы берьюлы берничә чара узды. Биредә укучы балалар яшьармиячеләр сафларына кабул ителде һәм тагын 22 бала хәрәкәт активистлары булдылар. Яшьармиячеләр һәрберсе муеннарына ак яулык бәйләп, күкрәкләренә хәрәкәт логотибы булган билге тагып йөри.
«Ярый әле җыеннар бар. Югыйсә, бер авылда яшәп тә, берберебезне айлар буе күрмәгән чаклар да була». Җыенга килгән халык клубта берберсен әнә шундый сүзләр белән сәламли. Кочаклашып күрешеп, бер-берсенең хәләхвәлен сорашалар алар.
Александр Беляков - үз хезмәтендә зур тәҗрибә туплаган янгын сүндерүче. Ул бик күп янгыннарны сүндерүдә, гадәттән тыш хәлләр китергән зыянны бетерүдә катнашкан. 60 яшьлек Александр Николаевичның физик яктан ныклыгына, әзерлегенә сокланмый мөмкин түгел, ул яшьләрдән бер дә калышмый. Ә холкы буенча тыйнак кеше икән.
Биектау спорты тарихында көрәш аерым урын алып тора. Аның үсешенә зур игътибар бирелә. Көрәшчеләрне татар халкы спортчыларга гына түгел, милли геройларга тиңли. Көрәш ул – милләтне саклаучы һәм танытучы иң төп чараларның берсе. Ул халкыбызның көченкуәтен, бердәмлеген ныгытып, аның данын арттырып тора. Татарны татар иткән, бар дөньяга таныткан, бергә җыйган иң матур спорт төрләренең берсе ул.
Ел саен уздырыла торган “Россия чаңгы юллары” чарасы узган ял көннәренә туры килде. Биектау районында мондый ярышларда катнашырга теләүчеләр гадәттә бик күп җыела.
Иннополис университеты мәйданчыгында 21 яшькә кадәрге Казан, Иннополис, Нурлат һәм Чистайдан 10 команда арасында «Киберкуркынычсызлык» һәм «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү» компетенцияләре буенча ярышлар тәмамланды. Җиңүчеләр үз компетенцияләре буенча Россия чемпионатына юл тотачак.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Иминиятләштерү» дигән яңа бүлек барлыкка килде. Әлеге сервис ярдәмендә порталдан файдаланучылар иминият хезмәтләрен «Ак Барс Иминиятләштерү» компаниясе офисыннан башка да уңайлы вакытта ала алалар.
Биектауда ракета һәм самолет модельләрен кайда ясауларын сез беләсезме? Әле күптән түгел Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә техник модельләштерү буенча осталык дәресләре һәм ярышлар уздырылды. Яшь конструкторларның ничек эшләүләренә без дә күз салыйк әле.