Республикада 18 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән инде. Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр аеруча зур активлык күрсәтә.
Бу хакта бүген Татарстан муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә әйтелде, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды. Чарада шулай ук программаны гамәлгә ашыруда катнашучы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һәм башка затлар катнашты.
Ресурс үзәкләре статусын тагын алты мәгариф учреждениесе алды.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .
Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен илкүләм җыелма команданың төп составы билгеләнде.
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр артты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен “Минем җирем – Россия» иҗат конкурсына старт бирә. Ул беренче мәртәбә 2014 елда уза, шушы вакыт эчендә шул конкурс аша илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Алраның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
3 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов “Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсе кысаларында “2019 елда техника паркын яңарту һәм АПКга кайтарыла торган техника һәм җайланмаларның сыйфатын яхшыртуга юнәлдрелгән чаралар” темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган “Татарстанда кыр көне – 2019” агросәнәгать күргәзмәсе уникаль күрсәтмә мәйданчык булды һәм түгәрәк өстәлләр һәм эшлекле сөләшүләр уздыру өчен уникаль урынга әверелде. Чарада катнашучылар бу көннәр кызыклы гына булып калмыйча, төзелгән контрактлар һәм килешүләр рәвешендә нәтиҗәләр биреп, уңышлы да булды.
Бүген “Татарстанда кыр көне - 2019” бишенче агротехнологик күргәзмә ябылды. Аны ябу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашты.