5-7 февральдә Казан, Иннополис, Нурлат һәм Чистайдан килгән 10 команда «Киберкуркынычсызлык» һәм «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү» компетенцияләре буенча Россия чемпионатына юлламалар өчен көрәшәчәк.
Казанда Саклык банкының «21 мәктәбе» - белем бирү проектын ачу тантанасы булды, ул якындагы берничә елда республика һәм бөтен ил эш бирүчеләренә дөнья дәрәҗәсендәге программистларны алырга мөмкинлек бирәчәк. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф катнашты.
Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Мәгариф системасын үстерү һәм мониторинглау өлкәсендә инновацияләргә ярдәм итү» ведомство максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан грант бирү өчен конкурста катнашты һәм җиңүче булды. Бу җиңү аркасында техникумда 5 яңа остаханә эшли башлады.
Ял көннәрендә Биектау районында «1400» һәм «1600» төркемнәрендә кышкы трек узышлары буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 нче этабы тәмамланды.
Узган атнада Мүлмәдә Рөстәм Гарәфиев истәлегенә милли көрәш турниры узды. Рөстәм Әнвәр улы гомере буена физкультура укытучысы булып эшләде. Укучыларында ул спортка мәхәббәт, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләде. Ул бик көчле көрәшче дә иде, милли көрәш бәйгеләрендә һәрвакыт призлы урыннар яулап килде. Ул тәрбияләгән спортчылар яхшы көрәшчеләр булып танылдылар. Моннан 30 еллап элек Рөстәм Гарәфиевнең йөрәге тибүдән туктады, әмма аны туган авылында да, башка төбәкләрдә дә әле дә яраталар һәм онытмыйлар. Мүлмәдәге турнирга Биектау районының 15 мәктәбеннән 100ләп спортчы җыелды.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан без Бөек Ватан сугышы ветераннары турында язуыбызны дәвам иттерәбез. Бу юлы безгә үзенең әтисе турында Биектау авылында яшәүче Александр Савельев сөйләде.
Олы Битаман авылында халык җыены узды. Авыл халкы, бердәм булып, клубка бер ел эчендә эшләнгән эшләргә йомгак ясарга, агымдагысына планнар билгеләргә җыелды.
Заманалар авыр диләр, кем күтәреп караган, дигән бик мәгънәле сүзләр бар. Сүз сугыш еллары, сугыш арты еллары авырлыгы турында бара. Дөньяны ул чорда безнең әбиләр, бабайлар, әтиләр, әниләр күтәргән, сөякләре дә ныгымаган, көч тә туплап өлгермәгән балалар күтәргән. Райондашыбыз Мөршидә Бадиговага узган елның 14 ноябрендә 95 яшь тулды. Күптән түгел ул Әтнә районыннан Биектау районына күчеп килде. Өлкән яшьтәге кешеләрнең кайсын гына алма, бала чакта, сугыш елларында күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирә алар. Чөнки алар ул елларның авырлыгын бүген дә йөрәкләрендә, хәтерләрендә, күңел түрендә күтәреп йөри.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.
8 нче февраль - Россия фәне көне. Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 85 еллык юбилеен нәкъ менә шушы көнне бәйрәм итүе дә үзенә бер төрле мәгънәгә ия.