Биектау районында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында сатып алынган техниканы республика урман хуҗалыкларына тапшырдылар. Министрлык карамагындагы учреждениеләргә барлыгы 6 данә АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы тапшырылды. Яңа техниканы Әлмәт, Арча, Болгар, Зәй, Кама һәм Мамадыш урман хуҗалыклары алды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.
Татарстанда язгы кыр эшләренең кызган чагы. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, хәзер кырларда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру эшләре бара, тегендә-монда тырмалау агрегатлары күренә, ә кайбер районнарда иртә өлгерә торган сабан культураларын чәчә башладылар.
Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин. Мәс., авылга күченергә теләүче. Әмма төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территорияләрендә генә булырга тиеш, боларга авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни халкы 30 мең кешегә кадәр булган шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә. Мәсәлән, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә районнары һәм башкалар.
Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар куәткә язгы культураларны чәчүгә әзерләнәләр. Әмма шуны да онытмыйлар: Татарстан – хәтәр игенчелек зонасында.
Биектау районы халкы да коронавирус пандемиясе шартларына әкрен генә җайлаша башлады. 6 апрельдән балаларны онлайн укытуга күчтеләр. Биектау районы балалар бакчаларында дежур төркемнәр оешты һәм алар бу атнадан эшли башлады. Әлеге төркемнәргә Россия Президентының 2 апрельдә кабул ителгән 239 нчы Указы нигезендә эшкә чыгарга мәҗбүр булган әти-әниләрнең балалары гына кабул ителә.
Билгеле булганча, 30 марттан 5 апрельгә кадәр Россия гражданнары өй режимында, үзизоляциядә яшәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да барлык кешеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан барлык кирәкле чаралар күрелде, коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы булдырылды.
Биектау районында 1 кешенең коронавирус йоктырганы билгеле булды. Авыру республика клиник инфекция хастаханәсендә дәвалана. Коронавирус таралу һәм үзизоляция режимы вакытында күрелгән чаралар сәбәпле районның үзәк хастаханәсендә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр төгәл үтәлә. Дәвалау учреждениесе беркемгә дә куркыныч тудырмый. Хастаханәнең кайбер хезмәткәрләре үз үзеңне изоляцияләү режимына күчерелде. Шул сәбәпле кабул итү һәм балалар дәвалау бүлекләре вакытлыча ябылды. Билгеләнгән вакыт узу белән (2 атна) алар да элеккеге график белән эшкә керешәчәк. Ә калган бүлекләр һәм шул бүлекләрдә эшләүче медицина хезмәткәрләре үз урыннарында халык сәламәтлеге сагында тора. Хастаханә коронавирус белән көрәштә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үти.