Биектау районының Соловцово авылында узган атнада Смоленск иконасы чиркәвенә караган гыйбадәтханәне изгеләндерү йоласы башкарылды. Чиркәү төзелгәнгә инде өч гасыр диярлек вакыт узган. Ул бик күп тарихи дәверләрнең шаһиты булган һәм әле дә үз урынында тора. Хәзерге вакытта гыйбадәтханә тулысынча диярлек яңадан торгызылган.
Юл-транспорт корбаннарын искә алу көне бөтен дөньяда ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ул Россиядә дәүләт тарафыннан билгеләнгән ял көне булып тормаса да, илебездә әлеге дата белән бәйле акцияләр хуплап каршы алына.
Биектау районында әти-әниләр социаль челтәрләрдә балаларының мәктәпләрдәге ашатудан зарланулары турында язалар: я порцияләре кечкенә, я ризыклар суынган була. Без моны үзебез тикшереп карарга булдык һәм Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә юнәлдек.
Ул 1942 нче елдан бирле хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган һәм хәзер генә Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан. Аның мәете калдыкларын Волгоград өлкәсенең эзтабарлар отряды тапкан. Анда табылган медальоннан җирләнгән кешенең ТАССРның Биектау районы, Пермяки авылында туган Ефимов Александр Семенович булганлыгын ачыклаганнар. Аны хәрбиләрчә бөтен шартына туры китереп, туган җирендә яңадан җирлиләр.
20 нче ноябрьдә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында “Сезнең бизнеска канатлар” бәйгесенә йомгак ясалды. Анда эшмәкәрләрнең социаль юнәлештәге иң яхшы проектларын һәм “Сезнең бизнеска канатлар” бәйгесе җиңүчеләрен атадылар.
Татарстанның һәр районында һәм шәһәр округында быел эшмәкәрләрнең хокукларын яклау вәкиленең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре барлыкка килде. Мондый бурычны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җәй көне үк куйган иде. Вәкилләрне аеруча актив һәм үз эшләрендә ышанычлы бизнесменнар арасыннан сайлыйлар. Алар ТРның бизнес-омбудсменына урыннарда эшмәкәрләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә дәүләт яклавын гарантияләүне тәэмин итүдә ярдәм итәләр. Без Биектау районының эшмәкәрләрнең хокукларын яклау вәкиленең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлшат Заһидуллина белән очраштык.
Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә COVID-19 буенча татарстанлылар консультациясе өчен кайнар линияне модернизацияләде һәм көчәйтте. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылды.
Онлайн-вебинарлар сериясе тыңлаучыларны төбәк белән идарә итү буенча килешенгән идарә карарларын эшләү һәм бурычларны оператив хәл итү өчен ТР ситуацион үзәге платформасының мөмкинлекләре белән таныштырачак.
Россия Федерациясе социаль яклау министрлыгы программа белән тәэмин итү исемлегенә кертү өчен гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә, ул электрон җайланмаларда алдан урнаштыру планлаштырыла. Исемлекне төзү һәм алып бару кагыйдәләре РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 18 ноябрендәге 1867 номерлы карарында беркетелгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырмыйча гына юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерергә мөмкинлек бирүче "Европротокол онлайн" суперсервисы бөтен Россия буенча эшли башлады. Сервис "ОСАГО ярдәмчесе" мобиль кушымтасы аша эшли.