ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2021 елгы сезонлы кыр эшләрен уздыру барышында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе вәкилләре, шулай ук район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Ак Барс» һәм «Красный Восток» холдинг компанияләре вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашу барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре игенчелек өлкәсендә киләчәккә планнар белән уртаклаштылар. «Контроль сәгате» форматында узган киңәшмә эшендә шулай ук министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Рафаэль Фәттахов, район башлыклары, предприятие үз эшчәнлеген алып бара торган авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

Көндәлек хезмәтләре белән хөрмәт һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турында яза торган безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - Мамадыш районының Түбән Ушма авылыннан Габделхак Шакиров. Бу елның 10 мартында аңа 100 яшь тулган булыр иде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе советының һәм президиумының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров, КФХ башлыклары, республиканың авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре катнашты.

Җылыту системасының ватылмый-җимерелми тотрыклы эшләве бүгенге көндә коммуналь хезмәтләр өчен иң мөһим мәсьәлә. Идарә итүче компанияләрдә хезмәт куючылар инженерлык челтәренең күптәннән мондый киеренке режимда эшләгәне юк иде диләр. Шунысы куанычлы - коммуналь тармакта аварияләр булмаган, җылытуда да өзеклекләр күзәтелмәгән. Бу нәрсә - эшләрнең шулай җайлы баруымы, әллә көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсеме?

Биектау районы белем бирү учреждениеләрендә батарейкалар җыю акциясе ахырына якынлаша. Бу язда балалар бакчалары һәм мәктәпләр контейнерларны тапшырачак. Былтыр беренчелекне “Сандугач” балалар бакчасы алды. Биредә балалар һәм әти-әниләр ярдәмендә барлыгы 83 килограмм кулланылган батарейка тапшырдылар.

Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә “СозвездиеЙолдызлык” республика бәйгесенең беренче этабы узды. Заманның эстрада сәнгате фестивале Россиядә иң эреләрдән санала һәм Татарстан яшьләренә үзләренең иҗади омтылышларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Быел илебезнең иң күп кешене бергә җыя торган чараларының берсе - “Россия чаңгы юллары”н уздыру көнен, һава торышы үзгәреп тору сәбәпле, берничә тапкыр күчерделәр. Ул ел саен уздырыла һәм чаңгы узышларын яратучылар өчен кышкы зур бәйрәм булып тора. Быел кемнәр матур хисләр генә түгел, медальләр дә алуга ирештеләр?


28
февраль, 2021 ел
якшәмбе

Казан Башкарма комитетының тагын 17 хезмәтен хәзер республика башкаласының күп функцияле үзәкләрендә алырга мөмкин.

2020 елда Татарстанда Россия Почтасы курьерлары китергән юлламалар саны, 2019 ел белән чагыштырганда, 15% ка арткан һәм 357 меңнән артык тәшкил иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International