Россия Федерациясе Цифрлаштыру министрлыгы программа белән тәэмин итү исемлегенә кертү өчен гаризалар эшкәртүне төгәлләде, ул электрон җайланмаларга алдан урнаштырылырга тиеш.
13 декабрьгә кадәр республика халкы 30% ташлама белән вакытлы басмаларга язылу рәсмиләштерә ала. Россия почтасы нәшрият йортлары белән берлектә 1 700 дән артык газета һәм журналга язылу бәясен киметәчәк.
WorldSkills 2020/2021 Региональ чемпионатының өченче этабы тәмамланды. Иң яхшы яшь ИТ-белгечләр исеме өчен 28 компетенциядә берничә йөз бала ярышты.
Хоккей белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Хәзер инде биредә чишенү бүлмәләре дә җитми башлаган. “Биектау” спорт мәктәбе директоры күңелгә ятышлы проблеманы хәл итүнең үзенчәлекле юлын тапкан. Хәзер хоккей формаларын яңа чишенү бүлмәсендә кияргә мөмкин.
Район өчен авыл юллары һәрвакыт аерым тема. Ә кече авылларда яшәүчеләр өчен юллар һәрвакыт иң кискен проблемаларның берсе булып тора. Чөнки халык өчен юллар - азыктөлек белән тәэмин итү, олы дөнья белән аралашу, федераль юлларга чыгу чарасы.
Ел ахырында җыелышып, башкарган эшкә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору гадәте бар. Шундый җыелышларның берсе Красносельский авыл җирлегендә узды. Агымдагы елда район үзәгендә үзара салым акчасына бик күп эшләр башкарылган. Үзәк стадионга скейтпарк урнаштырылган.
Биектау авылының Мичурин урамындагы йортларда яшәүчеләр әйләнә-тирәлекне тутырып аккан канализация суларын гел күреп торалар. Шакшы сулар юлларга, балалар мәйданчыкларына җәелә, подъездларга тула. Салкын көннәрдә мондый сасы “күлләр” бозга әверелә һәм узып баручы кешеләрнең егылып имгәнүләренә сәбәпче була. Моның шулай булуында кем гаепле һәм бу турыда авыл халкының фикере нинди?
Без бүген медицина өлкәсенең алгы сызыгында халыкка ярдәм күрсәтүче кешеләр турында язмаларыбызны бастыруны дәвам иттерәбез. Көн саен район буенча йөзәрләгән кеше “ашыгыч ярдәм” табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Телефоннан «03» номерын җыеп шалтыраткан һәр кеше иң элек Нина Михайловна Гритчина тавышын ишетә. Ул Үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә диспетчер булып эшли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Туган телне популярлаштыра һәм аны мавыктыргычрак итә торган чаралар агымдагы елда ук башланды.
Моннан 120 ел элек 3 нче декабрьдә нәни малай дөньяга аваз сала. Бу киләчәктә татар музыкасына нигез салучы, композитор Салих Сәйдәшев була.