ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2021 ел
якшәмбе

«Лазер технологияләре» һәм «Нейроинтерфейслар проектлау» компетенцияләре буенча "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты ярышлары нәтиҗәләре билгеле булды. Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында тәрбияләнүчеләр, Мәскәү, Новосибирск, Чиләбе өлкәләре һәм Санкт-Петербургтан килгән көндәшләрен узып, чемпионат призерлары булдылар.

21 майда һәм 26 июньдә кабул итү комиссиясе хезмәткәрләре университет һәм кампус буенча экскурсия үткәрәчәкләр, бакалавриат һәм магистратурага укырга керергә ничек әзерләнергә, әңгәмә һәм сайлап алу тестларын узарга, белем бирү траекториясен төзергә һәм эшкә урнашу перспективаларын билгеләячәкләр.

Цифрлы министрлык командасы тарафыннан Саклык белгечләре белән берлектә эшләнелә торган "Минем субсидияләр" дигән субсидияләр маркетингы республиканың барлык халкы өчен дә ачык. Сервис аша татарстанлылар хәзер үк онлайн рәвештә 7 ярдәм чарасын рәсмиләштерә ала. Web-портал түбәндәге адрес буенча урнашкан –  https://subsidiya.tatar.ru/landing.

Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында республика сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда Россия ИТ-компаниясе BIMeister төзелеш өлкәсендәге үзенең санлы карарлары турында сөйләде. Очрашуны Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин алып барды.

РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланучылар Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтә алырга мөмкин. Яңа электрон сервис Россия Цифрлаштыру министрлыгы Росреестр белән берлектә эшли башлады.

Инновацияләргә ярдәм итү фондында «Старт-1» программасы буенча ИТ–проектларны конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре ясалды. Цифрлы үсешкә грант ярдәме 160 стартап алды, алар арасында Татарстаннан дүрт проект бар.


21
май, 2021 ел
җомга

Шушы көннәрдә Биектау районы башкарма комитетында 11 нче майда Казандагы 175 нче гимназиядә булган коточкыч вакыйга эзеннән террорга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булып узды. Мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә кайбер җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Мәктәп директорлары белән булган җитди сөйләшү барышында алар алдына җитешсезлекләрне бетерү буенча конкрет бурычлар куелды.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сентябрь аенда узачак сайлаулар алдыннан “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары сайлаучылар белән очрашалар. Биектау районында яшәүчеләр парламентарийлар белән беренчеләрдән булып очраштылар.

 

«Цифрлы диктант» ИТ-технологияләр өлкәсендә белемнәрне тикшерү буенча Бөтенроссия Белем бирү акциясен оештыручылар 2021 елга нәтиҗәләр ясадылар. Татарстан Республикасы цифрлы грамоталылыкның иң югары дәрәҗәсен күрсәткән төбәкләр арасында булды.

24-25 майда «Startup Village 2021» халыкара технологик конференциясе узачак, аның кысаларында Startup Bazaar ит-проектларының масштаблы күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International