ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Татарстан укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә «Куркынычсыз юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакырыла. Олимпиада 1-9 сыйныф укучылары өчен оештырылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча тест үткәрү системасын камилләштергән «Киләчәккә Билет» проекты 2021 елның сентябрендә старт алды.

Сергей Кравцов дәүләт башлыгына капиталь ремонт кирәк булган мәктәпләрнең федераль исемлеге төзелүе турында хәбәр итте. Программага ремонт бәясенең туры килүе турында дәүләт экспертизасы бәяләмәсе булган объектлар гына эләгәчәк.

Бу порталдагы «Опросы жителей» бүлегендә, шулай ук «Услуги РТ» мобиль кушымтасында республика халкы иң мөһим максатларны һәм бурычларны сайлый ала. «Моннан тыш, сораштыру яки онлайн-тавыш бирүдә катнашучыларга үз фикерләре белән уртаклашырга, Министрлык эше буенча конкрет тәкъдимнәр кертергә тәкъдим ителә. Күпчелек тавыш җыйган максатлар исемлеген Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет тикшерәчәк, ул 2022 елга 5-7өстенлекне раслаячак», – дип аңлатты республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев.

Интерактив онлайн-проект РТРС эфир телерадиотапшырулар операторы тарафыннан әзерләнгән. Материалларны бастыру илебез телевидениесенең 90 еллыгына һәм федераль каналларны бары тик цифрлы форматта гына трансляцияләүгә ике ел тулуга багышланган.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бәрәңге вәзгыяте   буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Ул Россия авыл  хуҗалыгы минстры  урынбасары Оксана Лут рәислегендә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ришат Хәбипов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, шулай ук район башлыклары, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты

СПИД авыруы турында без беренче тапкыр моннан нәкъ 40 ел элек ишеттек. Әле шушы вакытка кадәр ул әллә кайдагы һәм чынбарлыкка катнашы булмаган нәрсә булып тоела. Кемгә-кемгә, ә сиңа кагылмас кебек. Шушы ягы белән СПИД коронавируска охшаган. Статистик мәгълүматларның куркыныч булуына карамастан, авыруның якыная баруын берәүнең дә аңлыйсы килми. Биектау районында быел иммунодефицит диагнозы 10 кешегә куелган.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Биектау районының китапханәләр системасы мәдәни инициативаларның Президент фонды грантын отты һәм 500 мең сум акчага ия булды. “Театр бөтен кеше өчен” (“Театр для всех”) проекты белән биектаулылар иң яхшылар булып чыктылар. Проектның төп чаралары театр әһелләре һәм республика театрлары белгечләре белән иҗади очрашулардан осталык дәресләре һәм мәгълүмати сәгатьләрдән, курчак театры, халык театры, үзәк мәдәният йорты спектакльләреннән, һәвәскәр театр коллективлары чыгышларыннан, Татар дәүләт Академия театрына билетлар уйнатудан һәм башка бик күп нәрсәләрдән гыйбарәт булачак.Бүген бездә кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Ландыш Ибатуллина .

Биектау районы мәктәпләре укучылары баскетбол турнирында көч сынаштылар. Шәпше авылында 1 нче урын өчен Бөреле, Шәпше, Мүлмә, Коркачык, Ямаширмә һәм Чыпчык мәктәпләре укучылары көрәште. “КЭС-БАСКЕТ” баскетбол лигасы - Россия дәрәҗәсендәге киң күләмле социаль проект. Анда ел саен биектаулылар да катнашмый калмый. Быелгы сезонда “КЭСБАСКЕТ”ка Биектау районы гомуми белем бирү учреждениеләреннән 36 команда җәлеп ителде. Һәм уен бик тә җитди булды.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Революция тарафыннан тудырылган милиция оештырылу турындагы карар 1917 нче елның 10 ноябрендә кабул ителгән. Ә моннан 10 ел элек ул без әйтергә гадәтләнгән “полиция” дип үзгәртелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International