Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә, республикада 30 гыйнварда коронавируска каршы тору буенча махсус штаб оештырылды. Республикада 15 апрельгә кадәр үзгә санитар режим кертелде.
Биектау районы турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Әлеге цикл районның агымдагы елда билгеләп үтеләчәк 85 еллыгына багышлана. Без һәр унъеллыкның аеруча мөһим вакыйгалары турында бәян итәбез. Бүген сүз ХХ гасырның 70 нче еллары турында барачак.
Гомер бер мизгел бит ул... Әле генә туып, беренче адымнарыңны атлыйсың, буйга җитеп, олы тормышка аяк басасың, шатлыкларга куанып, борчу-мәшәкатьләрне ырып-ерып тураеп басканчы, гомереңнең уртасына җитәсең...
Март уртасы килеп җитте, кар да күзгә күренеп кими, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә дә күп вакыт калмый. Хәзер аңа актив әзерлек бара.
Биектау авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган Маһибәдәр Гәрәй кызы Гыймадиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Узган атнада үзәк мәдәният йортында “Татарстан Республикасының армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итүче ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)” региональ-иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең күчмә утырышы булды.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды чирек гасыр дәвамында республика халкын торак белән тәэмин итүдә нәтиҗәле генә эшләп килә. Тиешле документларны җыеп тапшыру процессын уңышлы гына үткән кешеләр дәүләт фондының эшеннән бик канәгать. Бүген без социаль ипотека программасы нигезендә фатирлы булган аерым бер гаилә мисалында әлеге программаның үзенчәлекләре турында сөйләргә уйлыйбыз.
Моннан ике ел элек Татарстанда алимент кайтару белән шөгыльләнгән махсус эшче төркем оешкан иде. Бу төркемгә суд приставлары хезмәткәрләре, Татарстан прокуратурасы вәкилләре кертелде.
“Ташлап чыгып киткәннән бирле аны күргәнебез юк”. Балаларын ялгызы гына тәрбияләүче әниләрдән еш ишетелә торган сүзләр бу. Алар мөмкин кадәр азрак яңгырасын өчен нишләргә соң? Үз вазифаларын үтәргә теләмәгән гамьсез әти-әниләргә йогынты ясап буламы һәм илдә күпме кеше тиешле акчаларын алмый калган?