Тиздән аграрийларның язгы кыр эшләре башланырга тора. Ә әлегә аңа актив әзерлек бара. Биектау районы хуҗалыкларында алдагы эшләргә багышланган махсус семинар-киңәшмәләр уза. Чират “Серп и молот” хуҗалыгына да җитте.
Хөрмәтле биектаулылар! Сезне район тарихы белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз ХХ гасырның 80 нче елларына багышлана.
Биектау районында иртәнге бизнес булды. Әлеге чараны Ак Барс Банк оештырды. Эшмәкәрлек берләшмәсе һәм республиканың эре банкы арасындагы сөйләшү форматында райондагы бизнес мохитен яхшырту инициативалары һәм агымдагы проблемаларны хәл итү юллары тикшерелде.
«Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул». Татар халкының бу мәкален киресенчә дә әйтеп була. Туган җирендә хезмәте белән дан, ихтирам, хөрмәт казанып яшәгән кешеләр байтак Биектау районында. Шундыйларның берсе - ТАССРның Атказанган агрономы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе иясе Анатолий Пухачев. Аны районда белмәгән кеше сирәк, аның хезмәтенә сокланмаган кеше юк.
Биектау районы вәкилләренең “Созвездие-Йолдызлык 2020” конкурсының зона турындагы чыгышларының нәтиҗәсен нәкъ менә шулай тасвирларга мөмкин. Фестиваль финалына 17 катнашучы чыкты, алар арасында җырчылар, биючеләр, конферансье бар, ә бу узган елга караганда шактый күбрәк.
Татарстанда «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры алышынды. Ведомствоның яңа директоры итеп Марат Миңнебаев билгеләнеп куелды, ул моңа кадәр авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм профильле Министрлыкта эшләде.
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кызыклы бер факт турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча Татарстан Республикасы Иминлек Советының ведомствоара комиссиясен үткәрде.
Катлаулы шартларда карантин барлык шәхси контактларны минимумга җиткерү бик мөһим, ләкин шул ук вакытта якын кешеләр белән элемтәдә булу, эш мәсьәләләрен оператив хәл итү һәм хәзер дөньяда ниләр барганын белү мөһим. Шуңа бәйле рәвештә без сезнең өчен коронавирус пандемиясе таралуга каршы көрәштә ярдәм итү өчен илебез элемтә операторлары инициативасы буенча зур булмаган мәгълүмати карта әзерләдек.