ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Күп функцияле үзәктә һәм җирләүләрдә атнага бер тапкыр булырга, суд утырышларында айга бер тапкыр катнашырга мөмкин булачак.


11
апрель, 2020 ел
шимбә

«Созвездие-Йолдызлык 2020» фестиваленең төбәк этабында җиңүчеләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Зона этабында җиңгән һәр бала республика турына үткән иде. Әмма корнавирус белән бәйле сәбәпләр аркасында фестивальнең республика туры кичектерелергә мәҗбүр булды. Яшь талантлар төшенкелеккә бирелми. Алар дистанцион режимда үзләренең осталыкларын үстерә. Бүген без тагын бер яшь артист - Евгения Артемьева турында сөйләргә булдык. Евгения - җырчы. Әмма ул җыр сәнгате белән генә чикләнеп калмый - фортепианода һәм гитарада уйный, спорт белән шөгыльләнә, кул эшләренә өйрәнә.

Биектау районында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында сатып алынган техниканы республика урман хуҗалыкларына тапшырдылар. Министрлык карамагындагы учреждениеләргә барлыгы 6 данә АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы тапшырылды. Яңа техниканы Әлмәт, Арча, Болгар, Зәй, Кама һәм Мамадыш урман хуҗалыклары алды.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.

Татарстанда язгы кыр эшләренең кызган чагы. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, хәзер кырларда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру эшләре бара, тегендә-монда тырмалау агрегатлары күренә, ә кайбер районнарда иртә өлгерә торган сабан культураларын чәчә башладылар.

Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин. Мәс., авылга күченергә теләүче. Әмма төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территорияләрендә генә булырга тиеш, боларга авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни халкы 30 мең кешегә кадәр булган шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә. Мәсәлән, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә районнары һәм башкалар.

Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар куәткә язгы культураларны чәчүгә әзерләнәләр. Әмма шуны да онытмыйлар: Татарстан – хәтәр игенчелек зонасында.

Биектау районы халкы да коронавирус пандемиясе шартларына әкрен генә җайлаша башлады. 6 апрельдән балаларны онлайн укытуга күчтеләр. Биектау районы балалар бакчаларында дежур төркемнәр оешты һәм алар бу атнадан эшли башлады. Әлеге төркемнәргә Россия Президентының 2 апрельдә кабул ителгән 239 нчы Указы нигезендә эшкә чыгарга мәҗбүр булган әти-әниләрнең балалары гына кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International