Узган ял көннәрендә «Усад» автодромында кышкы трек автомобиль узышлары буенча Россия Кубогына һәм Россия автомобиль федерациясе Кубогына ярышларның 4 нче этабы узды. Гадәттәгечә, ярышларны тамаша кылырга Биектау районыннан һәм республикадан гына түгел, ә Россиянең күп кенә төбәкләреннән әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч спорт төренең җанатарлары килә. Быелгы ярышларда да дөньякүләм, Европа чемпионы исемен алуга ирешкән тәҗрибәле пилотлар һәм Россия дәрәҗәсендә җиңү яулаган, призлы урыннар алган спортчылар катнашты. Безнең хәбәрчеләр дә узышчыларның бозда машина йөртү сәнгатен күзәттеләр һәм анда алган тәэсирләре белән газета укучыларыбыз белән дә уртаклаштылар.
“Тургай” балалар бакчасы тәүге юбилеен билгеләп үтте. Бу көн әлеге бакчада тәрбияләнүчеләрдән рәхмәт сүзләренә, бәйрәм кунакларының ихлас котлауларына һәм бүләкләргә юмарт булды.
Элемтәчеләр Идел буенда Мегафонның 17-24 яшьлек абонентлары тәртибен анализлады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан студентлары мобиль интернет-активлык рейтингының җиденче баскычын алды, ай саен уртача 26 ГБ йөкләнде. Мондый күләмдә трафик электрон почта аша 1,7 меңнән артык курс эшләрен җибәрү өчен җитә.
Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә «гильотин регуляторы» механизмын гамәлгә ашыручы яңа мәгълүмат системасын — дәүләт контроле кысаларында бизнеска куела торган мәҗбүри таләпләр реестрын булдыру буенча эшнең беренче этабы тәмамланды. Система нормалар иҗат итү процессының үтә күренмәлелеген һәм контрольдә тотылуын тәэмин итә һәм эшче төркемнәр эшчәнлеген автоматлаштыра.
2020 елда Татарстан Республикасында Почта 6,7 млн. нан артык почта аша җибәрелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 18% ка күбрәк.
«Ростелеком»ның «Цифрлы киләчәккә бергә» конкурсына Идел буе журналистлары һәм блогерлары йөздән артык эшен белдерде. Йөзенче эшнең авторы - Самарадан «Голографика» сайты баш мөхәррире Алексей Лисицкий.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы эшли башлады, интерфейс 2010 елдан бирле үзгәрмәде.
Бакча сезонына әзерлек гыйнвар азагыннан башлана. Шәһәр яки поселок читендә җир участоклары булучылар язның тәүге җылы көннәренә алдан ук әзер булып тору өчен үрентеләр утырталар. Дачалы кешеләр барысын да алдан ук уйлаппланлаштырып куялар.
Биектау районында ут капкан йорттан кешеләрне коткару буенча янгын сүндерүчеләрнең өйрәнүләре узды. Ә килеп туган хәл шундый - узып-баручы кешеләр чын мәгънәсендә янгын чыккан дип уйлаганнардыр. Ашыгыч ярдәм машинасы күренгәч, мондый хисләр тагын да киеренкеләнгәндер.
«Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль проектларны тормышка ашыру буенча оештырылган республикакүләм грантларны даими рәвештә отып килә. Мондый күренеш үзәктә эшләүче хезмәткәрләрнең югары квалификациягә ия булуларын раслый. Күптән түгел үзәк тагын бер проект буенча грант алды. Проект «Әти-әни булу бәхете» дип атала һәм «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.