ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында  uslugi.tatarstan.ru РФ Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең яңа сервислары хезмәт күрсәтә башлады. Хәзер электрон рәвештә пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр турында мәгълүмат алырга, хезмәт стажын тикшерергә, шулай ук ана капиталының күләмен белергә мөмкин.



26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Ульян шәһәрендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зәрипов Ачык Хөкүмәт буенча РФ субъектлары семинарында катнашты. Семинарны РФ Министры Михаил Абызов җитәкләде.
Бүген Казан ИТ-паркына Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автоном районы делегациясе килде. Делегацияне Синьцзян-Уйгур автоном районының Халык хөкүмәте Рәисе Ши Даган җитәкли.

27 июнь “Казан” халыкара аэропорты территориясендә Казан логистик почта үзәге ачылачак.

Татарстан Республикасына танышу визитына «София Антиполис» (Sophia Antipolis Science Park, Франция) технопаркына нигез салучы Пьер Лаффитны һәм «София Антиполис» фонды президентын Доминик Фашны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакырды.

Татарстанда халыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очраклар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүматлар җыя торган “Халык инспекторы” системасы булдырыла. Бүген бу проект ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковка тәкъдир ителде.
Кичә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгында министрның беренче урынбасары Юрий Багров Татарстан мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән очрашты. Әлеге укучылар А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшерү университетының оешма тармагының максус урыннарына укырга керә.

Кичә Роман Шәйхетдинов Ниццада «Инновацион шәһәр» конференциясе кысаларында Иннополис шәһәрен тәкъдим итте.


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Май аенда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында шәхси кабинетлар саны 1 миллионнан артты.

Казан чираттагы мәртәбә югары дәрәҗәдәге чара үткәрәчәк. Иннополис Университеты Бөтендөнья роботлар олимпиадасының россия этабының рәсми операторы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International